Радиофизика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радиофизика latin yazuında])
Радиофизика
Радиотелескоп антеннасы

Радиофи́зикафизиканың бөтен ешлыктагы электромагнит тибрәнүләрне өйрәнүне һәм куллануны үз эченә алган бүлеге. Радиофизиканың төп тикшерү объекты булып – радиодулкыннар, яки төгәлрәк, аларның тирәлек һәм объектлар белән тәэсир итешүен, радиодулкыннарның тигезләнештә булмаган тирәлектә һәм системаларда хәрәкәте тора. Радиофизика үз эченә нурланышка һәм радиодулкыннарны теркәүгә кагылган мәсьәләләрне, һәм радиодулкынарның тигезләнешсез тирәлекләрдә таралышын һәм тәэсир итешүен, дистанцион диагностиканың кире мәсьәләләрен ала. Радиофизика, фән буларак, радиотехникага түбәндәге җиһазларны ясау өчен кулланылган белемне бирә: кабул итүче һәм җибәрүче антенналар, электромагнит дулкын генераторлары һәм кабул иткечләре, көчәйткечләр һәм фильтрлар, модуляторлар һәм демодуляторлар, радиодулкын үткәргечләр, радиолокаторлар, квант җиһазлары һ.б.

Радиофизика тикшергән ешлыклар – берничә ун герцтан алып дистәләгән терагерцларга кадәр. Соңгы вакытта радиофизика мәсьәләре үз эчләренә, бөтен тибрәнүче ешлыклар спектрын алып (ультрафиолет нурланышны да), оптика һәм акустика кебек арадаш фәннәр мәсьәләләрен ала.

Чишелүче мәсьәләләре буенча радиофизика түбәндәгеләргә бүленергә мөмкин:

Радиофизикада түбәндәге төп тикшеренү өлкәләре бар:

  • Өзлексез тирәлекләрдә һәм тибрәнүче системаларда электрик тибрәнүләрне тәҗрибәле һәм теоретик тикшеренүләр. Тикшерү нәтиҗәләре генерациянең яңа методларын табарга мөмкинлек бирә.
  • Радиодулкыннар, аларның нурланышы һәм таралышы.
  • Радиодиапазон электромагнит дулкыннарының, һәм шулай ук, электр тибрәнүләренең газларда, каты җисемнәрдә һәм вакуумда электр тогы йөртүчеләр белән тәэсир итешүе. Радиофизиканың һәм актуаль мәсьәләләрнең хәзерге үсеш дәрәҗәсе югары дәрәҗәдәге математик аппарт һәм уникаль тикшерү технологияләрен куллануны таләп итә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]