Рафаэль Сәлимгәрәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаэль Сәлимгәрәев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рафаэль Сәлимгәрәев
Туган 7 октябрь 1948(1948-10-07) (73 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре рәссам

Сәлимгәрәев Рафаэль Әгъләм улы (7 октябрь 1948 ел) — скульптор, бизәү-кулланма сәнгате рәссамы. 1982 елдан алып СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1995). Русия Федерациясенең почетлы махсус урта белем бирү хезмәткәре (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафаэль Әгъләм улы Сәлимгәрәев 1948 елның 7 октябрендә Уфада туган.

1968 елда 2-нче Уфа педагогия училищесының сәнгать-графика бүлеген, 1979 елда — Башкорт дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый.

Уфа шәһәрендә яши. Балчык белән эшли. Сәлимгәрәев Рафаэль Әгъләм улы эшләренең күп өлеше — интерьерны бизәү өчен тәгаенләнгән декоратив күләм‑киңлекне чагылдырган композицияләр.

1982 елдан СССР Рәссамнар берлеге, 1995 елдан «Артыш» иҗади берләшмәсе әгъзасы.

1995-2013 елларда 2‑нче Уфа педагогия көллиятендә, 2007 елдан Көнчыгыш икътисади‑юридик гуманитар академиядә укыта.

Рәссамның эшләре Уфада М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгын сүндерү идарәлеге музеенда, Мәскәүдә «Русия сынлы сәнгате» Дәүләт музей-күргәзмә үзәгендә, Магнитогорск картиналар галереясында, Русиядә һәм чит илләрдә шәхси җыелмаларда саклана.

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кояш ванналары» (шамот утка чыдамлы балчык),таштустак «Чәчкәләр» (шамот, эмаль, глазурь) кече скульптура формалары әйберләре, барельефлар, декоратив таштабаклар, вазалар һәм башкалар.

Күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәлимгәрәев Рафаэль Әгъләм улы — 1974 елдан алып республика, зона, төбәк, төбәкара, Бөтенрусия, Башка Союз һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Вроцлав шәһәрендә (Польша, 1993), Берлин, Дюссельдорф калаларында (Алмания, 1994), Уфа шәһәрендә (2007) үтә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1995).
  • Русия Федерациясенең махсус урта белем бирү Почетлы хезмәткәре (2003).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://www.shrb.ru/decorative/salimgareev.htm

http://eng.bashvest.ru/eng/showinf.php?id=17439(үле сылтама)