Рената Скотто

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рената Скотто latin yazuında])


Рената Скотто
Туган телдә исем итал. Renata Scotto
Туган 24 февраль 1934(1934-02-24)[1][2][3][…]
Савона, Италия корольлеге[d][3]
Үлгән 16 август 2023(2023-08-16)[4] (89 яшь)
Савона, Италия[5]
Ватандашлыгы  Италия
 Америка Кушма Штатлары
Һөнәре опера җырчысы, музыка педагогы, биюграф, оперный режиссёр, педагог
Эш бирүче Изге Сесилия милли әкәдимиясе[d] һәм Джульярдская школа[d]
Җефет ‎Lorenzo Anselmi[d]

 Рената Скотто Викиҗыентыкта

Рената Скотто (итал. Renata Scotto, 1934 елның 24 феврале, Савона, Италия) — итальян опера җырчысы (сопрано), театр режиссёры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рената Скотто Италиянең Савона шәһәрендә туа, анда унсигез елдан соң опера сәхнәсендә Джузеппе Вердиның «Травиата» сында Виолетта партиясендә дебют ясый. 1953 елдан Миланның «Нуово» театры сәхнәсендә чыгыш ясый, ә киләсе елда «Ла Скала» театры сәхнәсенә чыга. 1957 елдан Лондонда чыгыш ясый («Мәхәббәт эчемлеге»ндә Мими, Адина партияләре). Җырчы өчен 1957 елдагы Эдинбург фестивале уңышлы була, анда ул «Сомнамбула»да Амина партиясендә Мария Калласны алыштыра. Скоттоның җырчы буларак формалашуына испан җырчысы һәм педагог Мерседес Льопарт зур йогынты ясый[6].

1964 елда Рената Скотто «Ла Скала» театры белән бергә беренче тапкыр Мәскәүгә гастрольләргә килә, анда «Лючия ди Ламмермур» операсында җырлый.

1965 елдан Рената Скотто «Метрополитен Опера» театры белән хезмәттәшлек итә (төп партиядә «Мадам Баттерфляй»да дебют), анда 1987 елга кадәр чыгыш ясый («Трубадур»да Лючия, Леонора, «Дон Карлос»та Елизавета, Дездемона партияләре). Ул Мюнхенда, Берлинда, Чикагода җырлый (1960 елдан, Мими партиясендә дебют), берничә тапкыр «Арена ди Верона» фестивалендә чыгыш ясый (1964—1981).

Скотто репертуарында шулай ук драматик пландагы партияләр була — Норма, Леди Макбет, Амилькаре Понкьеллиның «Джоконда» операсында Джоконда. 1992 елда «Роза кавалеры»нда Маршальша партиясен башкара (Массимо Беллини театры, Катания), 1993 елда «Флоренция музыкаль май» фестивалендә Франсис Пуленкның «Кеше тавышы» монооперасында чыгыш ясый. 1997 елда Мәскәүдә камера программасы белән чыгыш ясый. Рената репертуарында барлыгы кырыктан артык роль бар.

2011 елда Рената Скотто Санкт-Петербургта узган Чайковский исемендәге Халыкара конкурсның вокалистлар ярышлары жюрисы составына керә[7][8].

Ренатаның яраткан рус композиторы — Михаил Иванович Глинка[9].

Хәзерге вакытта Рената Скотто АКШта яши, әмма күп вакытны Европада үткәрә, театр спектакльләрендә режиссер сыйфатында катнаша, Римда Санта-Чечилия музыка академиясендә укыта.

2011 елның 27 февралендә Скотто «Met Legends» бүләгенә лаек була[10].

Режиссёр эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Метрополитен Опера, Арена ди Верона, Флорида опера театрында (Майами), Фин милли операсында, Катания шәһәре театрында, Лирик операда (Чикаго), Сантьяго, Афина һәм башка шәһәрләр театрларында опера спектакльләрен куя.

  • «Норма» (Фин милли операсында куелыш)
  • «Мадам Баттерфляй» (Метрополитен Опера, Арена ди Верона, Флорида Гранд Опера, Палм Бич Опера)
  • «Пират» (Катания, 1993)
  • «Валли» (Даллас, Берн)
  • «Травиата» (Нью-Йорк Сити Опера, 1995)
  • «Богема» (Чикаго 2007 и Палм Бич Опера 2009)
  • «Турандот» (Афины 2009)
  • «Сомнамбула» (Катания, 1994; Майами и Мичиган 2008)
  • «Лючия ди Ламмермур» (Салоники 2004)
  • «Адриана Лекуврёр» (Сантьяго 2002)
  • «Un ballo in maschera» (Чикаго 2010)

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Изге Михаил Премиясе (1994)
  • 1995 елда «Нью-Йорк Сити Опера» өчен «Травиата» телекуелыш өчен «Эмми» премиясе.
  • Opera News Award 2006.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Opera Vivra
  2. Discogs — 2000.
  3. 3,0 3,1 3,2 Archivio Storico Ricordi — 1808.
  4. Fallece con 89 años la célebre soprano italiana Renata Scotto
  5. 5,0 5,1 https://www.nytimes.com/2023/08/16/arts/music/renata-scotto-dead.html
  6. Славный юбилей: Ренате Скотто — 75 2011 елның 17 ноябрь көнендә архивланган.
  7. Ренате Скотто в жюри конкурса имени Чайковского не хватило «интернациональной составляющей» ИТАР-ТАСС, 28.06.2011
  8. Как на конкурсе Чайковского судит оперная прима Рената Скотто(үле сылтама) «Российская газета» № 5515 (139) от 30 июня 2011 г.
  9. Рената Скотто: «На фото из спектакля „Жизнь за царя“ я похожа на русскую женщину» 2011 елның 24 август көнендә архивланган.
  10. BWW News Desk. Metropolitan Opera Guild Presents Met Legends: Renata Scotto 2.27. BroadwayWorld.com. әлеге чыганактан 2019-08-28 архивланды. 2023-03-21 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]