Ришат Әхмәдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ришат Әхмәдуллин latin yazuında])
Ришат Әхмәдуллин
Туган телдә исем Әхмәдуллин Ришат Ринат улы
Туган 18 апрель 1991(1991-04-18) (32 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Һөнәре актёр

Әхмәдуллин Ришат Ринат улыһөнәри җырчы һәм театр актёры. 2011 елдан Камал театры артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәдуллин Ришат Ринат улы 1991 елның 18 апрелендә Казан шәһәрендә туа. Казанда туып, рус балалар бакчасына йөргән һәм рус мәктәбен тәмамлаган Ришат Әхмәдуллин туган телендә иркен аралаша. 2011 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Шул ук елны Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә. 2016 елны ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Сәхнәдә ягымлылыгы, табигыйлеге һәм җырлау осталыгы белән аерылып торган артист.

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рамай– “Искән җилләр көенә” (З. Хәким);
  • Шамил – “Кечтүкле уен”,
  • Илһам – “Мәхәббәт FM”,
  • Камил – “Көтәм сине...” (И. Зәйниев);
  • Сәяр – “Әрем исе” (И. Зәйниев);
  • Актырнак – “Авыл эте Акбай” (Т. Миңнуллин);
  • Булат – “Зәңгәр шәл”,
  • Давыт – “Җилкәнсезләр” (К. Тинчурин);
  • Сибгать – “Галиябану” (М. Фәйзи) һ. б.

Шулай ук театр спектакльләренең күмәк күренешләрендә катнаша.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тамашачыга Ришат профессиональ җырчы һәм театр актёры буларак кына түгел, киноактёр буларак та мәгълүм. Рөстәм Рәшитов режиссёрлыгында Гадел Кутуй әсәре буенча куелган «Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмында Ришат Әхмәдуллин Искәндәр ролен башкара, озакламый актёр «Кире» фильмында эпизодик рольдә катнаша.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]