Романов сарыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Романов сарыгы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Романов кучкары

Романов сарыгы (рус. романовская) — мөгезле вак терлекнең тупас йон (тун) бирә торган токымы. Токым XVIII гасырда Ярославль губернасының Романов-Борисоглебск өязендә җирле сарыкларны сайланыш белән барлыкка китерелгән.

Беренче мәртәбе 1802 елда искә алына. Төньяк кыска койрыклы сарыкның төре дип исәпләнә. Әмма Романов-Борисоглебск өязендә 1565–1761 елларында Нугай Урдасыннан чыгучылар романов татарлары яшәгәннәр.

Башы зур түгел, чандыр, озынча, кәкре танаулы. Гәүдәсе йомры, мичкәсыман; җилкә, сырт һәм койрык төбе бер туры сызыкта булалар. Койрыгы кыска (8–10 см). Аяклары нык, туры, киң аерылып куелган. Кучкарлар һәм сарыклар мөгезле һәм мөгезсез булалар. Кучкарларның авырлыгы 65–75 (100 гәчә) кг, сарыкларның — 48–55 (80 гәчә) кг. Терлек үрчемне күп бирә (үрчемлелеге 230–250 %).

Йон капламы кыл һәм мамыктан гыйбарәт (1:4–1:10). Кылның нечкәлеге 65–85 мкм, мамыкның — 20–22 мкм. Яңа туган бәрәннәр кара төстә булалар, үскәч йон бурлы була (кыл кара төстә, мамык исә ак төстә). Танауда һәм колакларда ак гадәттә таплар булалар. Йонның сыйфаты бик югары. Йон елга 3 тапкыр кыркалар, кучкардан кыркылган йон микъдары 2,5–3,5 кг, сарыктан — 1,4–1,7 кг. Иң яхшы (җиңел, матур, җылы һәм шактый нык) сарык тиреләре яшь 5–6 айлы бәрәннәрдән булалар. Романов сарык тиреләре дөньядә иң яхшы дип исәпләнәләр һәм төрле тун эшләнмәләрен ясау өчен кулланалар.

1985 елның 1 гыйнварда хуҗалыкларда 456 мең баш бар иде. Русия Аурупа өлешенең төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлкәләрендә һәм Беларусиядә үрчетәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.