Руаль Амундсен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Руаль Амундсен latin yazuında])
Руаль Амундсен
Roald Amundsen
Туган телдә исем норв. Roald Engelbregt Gravning Amundsen
Әйтелеш
Туган 16 июль 1872(1872-07-16)
Борге, Норвегия
Үлгән 18 июнь 1928(1928-06-18) (55 яшь)
Баренц диңгезе (төгәл түгел)
Үлем сәбәбе авиацион вакыйга[d][1]
Күмү урыны Баренц диңгезе[1]
Яшәгән урын Roald Amundsen's house in Uranienborg[d][2]
Осло[3]
Фредрикстад[2]
Ватандашлыгы Норвегия байрагы Норвегия
Һөнәре сәяхәтче
Ата-ана
Кардәшләр Леон Амундсен[d]

 Руаль Амундсен
Roald Amundsen
Викиҗыентыкта

Ру́аль Энгельберт Гравнинг А́мундсен (норв. Roald Engelbregt Gravning Amundsen; 16 июль 1872 — төгәл түгел, 18 июнь 1928) — Норвегияле сәяхәтче һәм тикшеренүче. Көньяк котыпка ирешкән беренче кеше (1911 елның 14 декабрендә).

Тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь чаклары һәм беренче экспедицияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Руаль 1872 елда Норвегиянең көньяк-көнчыгышында (Боргеда) диңгез сәяхәтчесе һәм суднолар ясаучы гаиләсендә туа. Руальга 14 яшь булганда аның әтисе вафат була һәм алар гаиләсе белән Христианиягә (1924 елдан Осло) күченәләр. Руаль университетка медицина бүлеменә укырга керә. Аңа 21 яшь булганда аның әнисе үлә һәм ул шуннан соң укуын ташлый.

18971899 елларда Антарктидага Бельгиялеләр оештырган экспедициядә штурман буларак катнаша.

Төньяк-көнбатыш диңгез юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амундсенның Арктика экспедицияләре картасы

1903 елда Амундсен 47-тонналы җилкәнле һәм моторлы 1872 елда төзелгән Йоа (норв. «Gjøa») яхтасын сатып ала һәм Арктикага экспедициягә кузгала. корабта 13 ат көчле дизель двигателе куелган була.

Амундсен Төньяк Атлантиканы, Баффин култыгын, Ланкастер, Барроу, Пил, Франклин, Джеймс Росс бугазларын кичә һәм сентябрь башында Король Уильям утравының көньяк-көнчыгыш ярында кышларга туктый. 1904 елның җәендә алар туктаган култык бозлардан арынмый һәм алар икенче кышны шунда уздыралар.

1905 елның 13 августында кораб йөзүен дәвам итә һәм Төньяк-Көнбатыш юлны тәмамлар алдыннан гына бозларга катып кала. Амундсен этләр җигемнәрендә Аляскадагы Игл-Ситига кадәр барып җитә.

Көньяк котыпка сәяхәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта Амундсен Төньяк котыпка сәяхәт кылырга план корып йөри. Тик Төньяк котыпка беренче булып ирешүе турында Фредерик Кук хәбәр итә. Шуннан соң Амундсен Көньяк котыпка сәяхәт планын кора башлый.

1911 елның 19 октябрендә Амундсен һәм тагын биш кеше эт җигемнәрендә Көньяк котыпка таба юл ала. 14 декабрьдә экспедиция максатына ирешә һәм Көньяк котыпта Норвегия байрагын күтәрә.

1912 елның 17 гыйнварендәбритан сәяхәтчесе Роберт Скотт Көньяк полюсына җитә (Руаль Амундсен экспедициясеннән соң бер ай үтә).

Төньяк-көнчыгыш диңгез юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның июлендә махсус төзелгән Мод («Maud») корабында Себер ярлары буенча сәяхәт башлый. Экспедиция зур авырлыклар белән Аляскага кадәр барып җитә.

Арктика аркылы очышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Американ миллионеры акчасына Амундсен ике очкыч сатып ала һәм 1925 елның 21 маенда Шпицберген утравыннан Төньяк котыпны очып чыгу нияте белән һавага күтәрелә. Котыптан 150 км ераклыкта очкыч ватылып җиргә утыра. Очкычны төзәткәннән соң Амундсен кире Норвегиягә әйләнеп кайта.

1926 елның 11 маенда Шпицбергенда Амундсена — Элсуорта — Нобиле экспедициясе дирижабльдә һавага күтәрелә. Котып өстеннән очып узып, экспедиция Аляскада уңышлы рәвештә җиргә төшә.

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амундсен Төньяк котыпка "Италия" дирижаблендә очып китеп югалган Нобиле исемле сәяхәтчене самолет белән эзләгәндә Баренц диңгезе районында һәлак була. Үлеменең ничек булуы төгәл билгеле түгел. Зур ихтимал, эзләүче группаның самолеты авыр очу шартларына эләгеп һәлакәт кичерә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 https://snl.no/Roald_Amundsen
  2. 2,0 2,1 https://nbl.snl.no/Roald_Amundsen
  3. https://www.digitalarkivet.no/census/person/pf01053257046634