Рузалин Бакиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рузалин Бакиев latin yazuında])
Рузалин Бакиев


Бакиев Рузалин Закуан улы (1955 ел, Ютазы районы, Яссы-Тугай авылы, Татарстан АССР) – спортчы (чаңгы спорты, узыш), 1979 елдан СССР Халыкара класслы спорт мастеры.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакиев Рузалин Закуан улы 1955 елда Ютазы районы Яссы-Тугай авылында туа. Дүртенче сыйныфка кадәр туган авылында укый, аннары Ютазы мәктәбендә белем ала. Биредә аның спорт карьерасы башлана. Спортчының үзе сөйләвенә караганда, нәкъ менә әлеге мәктәпнең физкультура укытучылары Фәнис Мөгамбәр улы Гәрәев һәм Спартак Салих улы Вахитов малайда спортка карата кызыксыну булуны күреп алалар һәм аның белән ныклап торып шөгыльләнә башлыйлар. Алар җитәкчелегендә ул, тугызынчы сыйныфта укыганда, үзен чаңгы спортында сынап карый. 1973 елда Ютазы мәктәбен  ул инде танылган спортчы буларак тәмамлый. Шул ук елны Рузалин Бакиев Казан дәүләт педагогия институтының (КДПИ) физик тәрбия бирү факультетына укырга керә. Анда 1978-1982 елларда Татарстан буенча СССР спорт комитеты тренеры булып торган Сабирҗан Нәфыйков белән таныша. Сабирҗан Әхмәтҗанович янына ул беренче разрядлы спортчы булып килә, ә менә аның җитәкчелегендә шөгыльләнгәндә инде бер елдан соң “Буревестник” яшүсмерләр җәмгыятенең җыелма командасына, асылда, СССР студентлар җыелма командасына эләгә. «Буревестник» стартларында җиңү яулый, шуннан соң 1975 елда Ливиньода узган кышкы Универсиадада катнаша.

1983 елда Мәскәү кызына өйләнә һәм 1990 елда даими яшәү урыны Мәскәү шәһәренә күченеп китә. Башта Мәскәү хәрби округының СКА-13тә эшләү тәкъдиме ала, ә аннары СССР таркалуга бәйле авыр вакытлар башлана. Туксанынчы еллар уртасында “Хезмәт резервлары” спорт мәктәбенә очраклы рәвештә кереп, аңа спортка яңадан кайту тәкъдиме ясыйлар. Инструктор-методист булып эшли башлый, аннары озак вакытлар директор урынбасары вазыйфасында була. Хәзерге вакытта ул “Хезмәт резервлары” ШОР ДБУнең чаңгы ярышлары бүлеге начальнигы.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1979 елдан СССРның Халыкара классы спорт мастеры
  • 2006 елдан “Россия Федерациясенең Атказанган физик культура һәм спорт эшчесе”
  • 2016 елдан “Россиянең физик культура һәм спорт Отличнигы"

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • [1] 2021 елның 16 апрель көнендә архивланган.
  • Ютазинский район, книга посвященная 25-летию Ютазинского района, Казань:2016, С.47-48

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]