Рәйсә Фазлыева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәйсә Фазлыева latin yazuında])
Рәйсә Фазлыева
Туган 25 февраль 1937(1937-02-25)[1] (87 яшь)
Абдулла, Караярский сельсовет[d], Караидел районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре терапевт

Рәйсә Фазлыева (25 февраль 1937 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе, югары мәктәп һәм фән ветераны, табиб-терапевт. 1975 елдан Башкорт дәүләт медицина институты һәм Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы, 1987-2014 елларда терапия кафедрасы мөдире. Медицина фәннәре докторы (1988), профессор (1989). Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2000), Башкортстанның атказанган табибы (1992). Г.Н. Терегулов исемендәге премия лауреаты (2016).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәйсә Мөгътәсим кызы Фазлыева 1937 елның 25 февралендә Башкорт АССРның Караидел районы Абдулла авылында туа.

1965 елда «Дәвалау эше» буенча яхшы билге белән Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый.

1965-1966 елларда ашыгыч медицина ярдәме станциясендә хезмәт юлын башлый. 1966-1969 елларда Уфаның 5‑нче поликлиникасында участковый терапевт булып эшли.

1971-1975 елларда Г. Г. Куватов исемендәге Җөмһүрият клиник дәваханәсендә гематология бүлекчәсенең табиб-ординаторы булып эшли.

1975 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында һәм Башкорт дәүләт медицина университетында хезмәт юлын дәвам итә.

1987-2014 елларда терапия кафедрасы мөдире була.

1988 елда медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия була. Бер елдан соң профессор гыйльми исемен ала.

1992 елда — Башкортстанның атҡазанган табибы, 2000 елда Россия Федерацияһының атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем белән бүләкләнә. 2016 елда Г.Н. Терегулов исемендәге премиягә лаек була.

Фазлыеваның гыйльми тикшеренүләре эчке авырулар клиникасында гемостаз патологиясе проблемаларына, бөер синдромлы геморрагик бизгәкне диагностикалауга һәм искәртүгә һәм башка мәсьәләләргә багышланган. Фазлыева карамагында геморрагик бизгәкне кискен респиратор вируслы инфекцияләрдән, шеш авыруларыннан дифференциаль диагностикалау, геморрагик бизгәк белән авырганнар хәленең авырлыгын анализлау юллары уйлап табыла.

Фазлыеваның 500гә якын гыйльми хезмәте һәм 6 уйлап табуы бар.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Воспалительные и дистрофические заболевания сердца. . Уфа; Мәскәү, 1998 (автордаш)
  • Геморрагическая лихорадка с почечным синдромом: актуальные проблемы эпидемиологии, патогенеза, диагностики, лечения и профилактики.. Уфа, 2006 (автордаш)
  • Поражение легких при геморрагической лихорадке с почечным синдромом.. Уфа, 2013

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстанның атказанган табибы (1992)
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2000)
  • Г.Н. Терегулов исемендәге премия лауреаты (2016)
  • А. Нобель исемендәге медаль
  • В.И. Вернадский исемендәге медаль
  • «Хезмәткә тугрылык өчен» БДМУ дипломы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.biografija.ru/biography/fazlyeva-raisa-mugatasimovna.htm