Рәмилә Йомагуҗина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәмилә Йомагуҗина latin yazuında])
Рәмилә Йомагуҗина
Туган 10 сентябрь 1953(1953-09-10) (70 яшь)
Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының юбилей медале, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы.
Гыйльми дәрәҗә: Юридик фәннәр кандидаты (2006).

Йомагуҗина Рәмилә Наил кызы (10 сентябрь 1953 ел) — Башкортстан Республикасының дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим-юрист, югары мәктәп укытучысы. 2003-2010 елларда Башкортстан Республикасының Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе, 2012-2016 елларда Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе укытучысы һәм факультет деканы урынбасары. Юридик фәннәр кандидаты (2006).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәмилә Наил кызы Йомагуҗина (кыз фамилиясе — Бүләкова) 1953 елның 10 сентябрендә Башкорт АССР ның Учалы районы Кәрим авылында туган.

Комсомольск урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлаганнан соң, 1969 елда Мәсәгуть педагогия училищесына укырга керә, аны 1973 елда уңышлы тәмамлап, «башлангыч сыйныфлар укытучысы» дипломы ала. Бар фәннәрне дә бик яхшы үзләштергәне һәм училищеның җәмәгать тормышында актив катнашканга, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына махсус юллама ала. Уку елларында «Шоңкар» әдәби-иҗат түгәрәгендә шөгыльләнә.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елда университетны тәмамлаганнан соң, юллама белән Дуван районына эшкә җибәрелә. Хезмәт эшчәнлеген җирле «Ленинское знамя» (хәзер «Дуванский вестник») газетасында хәбәрче булып башлый.

1980 елда халык депутатларының район Советы башкарма комитеты аппаратына өлкән инструктор вазифасына чакырыла.

1983 елда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү район производство идарәлегенең җитәкче урынбасары итеп билгеләнә.

1985 елның 16 мартында Рәмилә Наил кызы халык депутатларының Мәсәгуть авыл Советы башкарма комитетының рәис урынбасары, ә шушы елның 21 июнендә халык депутатларының Дуван район Советы башкарма комитеты секретаре итеп сайлана. Бу вазифада ул 1990 елга кадәр эшли, аннары 1995 елга кадәр Дуван район хакимиятенең эшләр идарәчесе була.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уфа шәһәре хатын-кызлар советы әгъзасы

Газета һәм журналларда матбугат мәкаләләре, аның белән әңгәмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рамиля Юмагужина, начальник Управления ЗАГС Министерства юстиции РБ: «Надо успевать жить в ногу со временем» «ufa1.ru» сайты. 8 сентябрь 2008[1].
  • Мы за счатливую семью. «Ватандаш» журналы, 2005[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының юбилей медале.
  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]