Рәшад Азизли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшад Азизли latin yazuında])
Рәшад Азизли
Туган 1 гыйнвар 1994(1994-01-01)[1][2][3] (30 яшь)
Бакы, Әзербайҗан
Ватандашлыгы  Әзербайҗан
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Симург[d]

Рәшад Фаик улы Азизли (әзери. Əzizli Rəşad Faiq oğlu; 1994 елның 1 гыйнвары, Бакы, Азәрбайҗан) — Азәрбайҗан футболчысы, «Кешлә» клубы капкачысы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәшад Азизов 1994 елның 1 гыйнварында Азәрбайҗан башкаласы Бакы шәһәрендә туа. Тумышы белән Масаллы шәһәреннән. 2010 елның 5 февралендә яңа шәхес таныклыгы алып, фамилиясен Азизли буларак алыштыра.

Футбол белән 12 яшьтән шөгыльләнә башлый. Беренче остазы — футбол белгече Адил Мәхмүтов. Алга таба Бакының «Нефтчи» клубында Ислам Кәримов һәм әтисе Фаик Азизов җитәкчелегендә шөгыльләнә, ә Бакының «Интер» клубында Роман Джафаров, ә 2009 елдан Эльшад Әхмәдов аның остазлары булалар. Закаталының «Симург» командасы составында капкачыларның тренеры Эмиль Балаев җитәкчелегендә эшли[4].

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елда Рәшад Азизли Бакының «Нефтчи» командасы белән өч еллык контрактка кул куя, аннан 2013 елның июлендә аренда хокукында Азәрбайҗанның «Симург» премьер-лигасы клубына, Закаталы шәһәренең «Симург» клубына күчә[5]. Закаталы клубы белән контрактка бер елга кул куелган[6][7][8]. Клубта 94 нче номер астында чыгыш ясый[9].

УЕФА Европа лигасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Нефтчи» футбол клубы уенчысы буларак, Азизли 2012/13 еллар сезонында УЕФА Европа лигасының төркем этабында катнашу өчен «Нефтчи»ның УЕФАга тапшырган гариза кәгазенә эләгә[10][11].

Азәрбайҗан җыелма командасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

17 яшькә кадәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗанның 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командасы өчен дебют матчы 2010 елның 22 октябрендә Португалия һәм Азәрбайҗан җыелма командалары арасында 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Европа чемпионатының сайлап алу матчында була[12].

19 яшькә кадәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗанның 19 яшькә кадәр яшүсмерләр җыелма командасын яклый[13].

Яшьләр командасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның мартында Азизли Азәрбайҗанның яшьләр җыелма командасы составына 15 мартта башланган 13 көнлек укыту-күнегүләр җыеннарын уздыру өчен чакырыла, аның кысаларында җыелма команда өч иптәшләрчә матч үткәрә[14].

2-4 сентябрьдә Бакыда һәм 5-9 сентябрьдә Тель-Авивта узган укыту-күнегүләр җыеннарында катнаша[15].

Милли җыелма команда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елның декабрендә Рәшад Азизли милли команданың селекция җыеннарына чакырыла, команданың баш тренеры Берти Фогтс була[16].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. FBref.com
  3. AsMadrid: Grupo Prisa, 1967. — ISSN 1888-6671
  4. Симург в форме
  5. ФК «Симург» пополнил ряды голкипером «Нефтчи»
  6. ФК «Симург» подал заявку на сезон 2013/2014
  7. «İnter» — «Simurq»: start heyətlər 2013 елның 3 декабрь көнендә архивланган.(азәр.)
  8. «Neftçi» azlıqda "Simurq"u məğlub etdi 2013 елның 2 декабрь көнендә архивланган.(азәр.)
  9. 94. Rəşad Əzizli 2013 елның 2 декабрь көнендә архивланган.(азәр.)
  10. Neftçi" iştirak ərizəsini UEFA-ya göndərdi. әлеге чыганактан 2013-12-04 архивланды. 2013-11-27 тикшерелгән.
  11. 2012/13 Лига Европы УЕФА
  12. Чемпионат Европы среди юношей до 17 лет, (Отборочный раунд) 22.10.10: Португалия 2-0 Азербайджан
  13. Emil Balayevin əvəzinə Rəşad Əzizov 2013 елның 2 декабрь көнендә архивланган.(азәр.)
  14. "Neftçi"nin 8 futbolçusu milli komandaya çağırıldı(азәр.)
  15. Rəşad Əzizli U-21-ə dəvət edilib 2013 елның 3 декабрь көнендә архивланган.
  16. Вратарь «Нефтчи» вызван в сборную Азербайджана 2013 елның 3 декабрь көнендә архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]