Рөстәм Исхаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Исхаков latin yazuında])
Рөстәм Исхаков
Туган телдә исем Рөстәм Эдуард улы Исхаков
Туган 14 апрель 1962(1962-04-14) (61 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Казан университеты
Һөнәре совет юристы, Россия эшмәкәре һәм сәясәтчесе, Федерация Советы әгъзасы

 Рөстәм Исхаков Викиҗыентыкта

Рөстәм Эдуард улы Исхаков (1962 елның 14 апрелендә) ― совет юристы, Россия эшмәкәре һәм сәясәтчесе, Федерация Советы әгъзасы (20012005).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1985-1989 елларда Татарстан АССР көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгында юрисконсульт булып эшли. 1989-1991 елларда - КПССның Татарстан Республикасы комитеты эшләре идарәчесе. 1991 елдан - «Селена» АҖ, «Аэростан» авиакомпаниясе, ЮСИБИ коммерция банкы директорлар советы рәисе. 2001 елның 21 декабреннән-Федерация Советы әгъзасы, дәүләт хакимиятенең башкарма органы вәкиле[1].

1995 елның 3 августында «Аэростан» компаниясенең Ил-76 самолетын Әфган талиблары яулап алганнан соң беренче тапкыр танылу ала. Исхаков Федерация Советына килгәнче, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы аңа каршы җинаять эше кузгата, тик соңрак аны яба, гәрчә аның бер компаниясе эшчәнлеген тикшерү соңрак дәвам итсә дә[2].

2002 елның 27 ноябрендәге 465-СФ номерлы Федерация Советы карары белән Исхаковның вәкаләтләре 2002 елның 23 ноябреннән туктатыла[3] һәм шул ук көнне Федерация Советының 466-СФ номерлы карары белән Федерация Советы әгъзасы — Калмыкия Хөкүмәте вәкиле буларак Исхаковның вәкаләтләре раслана[4].

2005 елның 23 ноябрендә Исхаковның вәкаләтләре 360-СФ номерлы Федерация Советы карары белән туктатылды һәм аның урынына М.М. Капура расланды[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Весь совет Федерации. Коммерсантъ (2002-02-26). 2018-08-01 тикшерелгән.
  2. Рустем Ахмадуллин (2002-02-08). Интересы Калмыкии в Совете Федерации представляет татарин из Казани. Вечерняя Казань. 2018-08-01 тикшерелгән.
  3. О прекращении полномочий члена Совета Федерации Федерального Собрания Российской Федерации Исхакова Рустема Эдуардовича. Постановление № 465-СФ. Совет Федерации (2002-11-27). 2018-08-01 тикшерелгән.
  4. О подтверждении начала полномочий члена Совета Федерации Федерального Собрания Российской Федерации Исхакова Рустема Эдуардовича. Постановление № 466-СФ. Совет Федерации (2002-11-27). 2018-08-01 тикшерелгән.
  5. О представителе в Совете Федерации Федерального Собрания Российской Федерации от исполнительного органа государственной власти Республики Калмыкия. Постановление Совета Федерации № 360-СФ. Сборник законов (2005-11-23). 2018-08-01 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]