Садак (журнал, 1917)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Садак (журнал, 1917) latin yazuında])
Садак
Tөр

әдәби-нәфис, сатирик

Формат

айга 2


Гамәлгә куючы

Мөселман эшчеләренең берләштерелгән берлеге

Нәшер итүче

«Садак» җәмгыяте

Нигезләнде

1917

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1.05.1918

Төп офис

Төркестан АССР, Верный

Бу Алматыда чыккан журнал турында мәкалә, Уфа журналы турында моннан укыгыз

«Садак» ― әдәби-нәфис һәм сатирик журнал. 1917―1918 елларда Верный шәһәрендә (Төркестан АССР) татар телендә айга 2 мәртәбә нәшер ителгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь революциясе алдыннан Төркестан краенда хезмәт ияләренең беренче массакүләм оешмалары барлыкка килә. Верный (1921 елдан Алма-Ата) шәһәрендә «Мөселман эшчеләренең берләштерелгән берлеге» (рус. Объединенный союз мусульманских рабочих) оештырыла. Ул 1917 елның 13 декабрендә халык арасында популяр булган «Садак» сатирик журналы чыгара башлый[1].

Басманың нашире ― «Садак» җәмгыяте. Журнал литографик ысул белән бастырылган. Әдәби-нәфис, рәсемле сатирик журнал айга 2 мәртәбә чыгар дип планлаштырылган булган.

Басманың мөхәррире ― татар язучысы, тәрҗемәче, журналист Зариф Бәшири (Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири, 1888―1962). Якын хезмәттәшләренең берсе ― Ораз Җандосов(рус.) (1899―1938), соңрак күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, танылган публицист.

1918 елның апрелендә, 5 саны дөнья күргәч, чыгудан туктаган[2].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Садак» (Лук). Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр.494. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Садак (Лук). «Милләттәшләр» порталы
  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История казахской журналистики. Учебно-методическое пособие. geum.ru
  2. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 170нче бит