Эчтәлеккә күчү

Салах Межиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салах Межиев latin yazuında])
Салах Межиев
Туган телдә исем чеч. Са́лахь Мита́евич Межи́ев
Туган 10 гыйнвар 1977(1977-01-10) (47 яшь)
СССР, РСФСР, Чечен-Ингуш АССР, Грозный, Мичурино
Милләт чечен
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Информальное образование[d]
Һөнәре дин әһеле, мөфти
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (РФ, 2019)
ЧР Герое (2024)Кадыйров ордены (2017)

Салах Межиев, Салах Митаевич Межиев (чеч. Са́лахь Мита́евич Межи́ев, 1977 елның 10 гыйнвары, СССР, РСФСР, Чечен-Ингуш АССР, Грозный, Мичурино) ― дин әһеле, Чечня Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти (2014 елдан)[1][2][3]. Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе (2024 елдан). Чечня Республикасы Каһарманы (2024).

1977 елның 10 гыйнварында Чечен-Ингуш АССР башкаласы Грозный шәһәренең Мичурино шәһәр яны бистәсендә туган[1]. 1982 елның сентябреннән 1993 елның июнь аена кадәр шунда ук 16нчы урта мәктәптә укыган. 10 яшеннән өйдә күренекле чечен дин белгечләреннән (алимнардан) гарәп теле һәм ислам фәннәрен өйрәнгән[1].

1996 елдан ― Грозный шәһәренең Мичурино шәһәр яны бистәсендә «Имам Газали исемендәге Ислам мәдрәсәсе» дини белем бирү учреждениесендә укытучы, аннары әлеге мәдрәсә ректоры[1][3][4].

2005 елда Чечня Республикасы мөфтие карары белән Чечня Республикасы мөфтие киңәшчесе вәкаләтләре бирелгән[4]. 2007 елның 20 февраленнән 2014 елның 11 июнендә кадәр Чечня мөфтие урынбасары вазыйфасында булган[4].

2014 елның 11 июнендә Чечня Республикасы мөселманнары съездының бертавыштан кабул ителгән карары белән Чечня Республикасы мөфтие, «Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте» үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе итеп сайланган[1][4].

2017 елның 19 апрелендә Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге (КЦМСК) утырышында Совет әгъзаларының бертавыштан кабул ителгән карары белән КЦМСК Рәисенең беренче урынбасары итеп сайланган.

Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровның 2014 елның 20 июнендәге 126-рг номерлы боерыгы белән Чечня Республикасы Башлыгы киңәшчесе вазыйфасына билгеләнгән[1].

2019 елның 25 декабреннән Чечня Республикасы мөселманнары съездының бертавыштан кабул ителгән карары белән икенче срокка Чечня Республикасы мөфтие, Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган[4].

2024 елның 28 сентябрендә Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе итеп сайланган[5].

Кадыйрия[d] тарикатеның[4] Хаҗи-мөрид[d] суфи вирдына карый һәм ваһһабичылыкның теләсә нинди формасын тыю тарафдары булып тора[1][6][7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

һ. б.