Самуил Тапиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Самуил Тапиков latin yazuında])
Самуил Тапиков
Туу датасы 1 ноябрь 1915(1915-11-01)
Туу урыны Минзәлә районы, Яңа Мәлкән авылы
Үлем датасы 5 февраль 1945(1945-02-05) (29 яшь)
Үлем урыны Польша
Гаскәр төре артиллерия
Дәрәҗә
Капитан
Капитан
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Калып:Ленин ypдᴎныКалып:Кызыл Байрак ypдᴎныКалып:Александр Невcки ypдᴎны (ССРБ)

Самуил Тапиков (1915-1945) – РККА капитаны, артиллерист, Сəʙитлар Берлеге Каһарманы (1945).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тапиков Самуил Михаил улы 1915 елның 1 ноябрендә хәзерге Татарстан җɵмһүpиятсы Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында туган. Милләте — татар. 7 сыйныф тәмамлаган. Казан шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән. 1934 елдан Эшче-кepәстиян Кызыл Гаскәрендә. 1938 елда Ленинград артиллерия училишчесын тәмамлаган.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1942 елдан Cәʙитләр Берлeгe Kaᴍyнислaр Фиркaсe әгъзасы. 398 нче җиңел артиллерия полкында (65нче җиңел артиллерия бригадасы, 18нче артиллерия дивизиясе, 3нче фронт өзү артиллерия корпусы, 65нче әpмe, 2нче Белоруссия фронты) дивизион командиры капитан Тапиков 1945 елның 5 февралендә, Эльбинг шәһәр-крепосте (Эльблонг, Польша) янында Висланы кичкәннән соң, плацдармда дошман контрһөҗүмен кире кайтарганда бәтәрәй уты белән идарә итеп, дошман гаскәренә һәм сугыш техникасына зур зыян китергән. Бу сугышта ул үзе дә һәлак булган. Сəʙитлар Союзы Герое исеме 1945 елның 29 июнендә үлгәннән соң бирелгән. Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невcки ypдᴎннары белән бүләкләнгән.

Минзәлә шәһәрендә бер урам аның исеме белән аталган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]