Сара Вагенкнехт
Сара Вагенкнехт алм. Sahra Wagenknecht | |
---|---|
Туган телдә исем | Sahra Wagenknecht |
Туган | 16 июль 1969 (55 яшь) Йена, АДР |
Милләт | фарсы/алман |
Ватандашлыгы | Германия[1] |
Әлма-матер | Ена үнивирситите[d], HU Berlin, Гронинген университеты[d] һәм Хемниц тихникә үнивирситите[d][2] |
Һөнәре | сәясәтче, журналист |
Сәяси фирка | Союз Сары Вагенкнехт[d] |
Җефет | Оскар Лафонтен[d][3][1] |
Гыйльми дәрәҗә: | доктор политологии[d] |
Са́ра Ва́генкнехт (алманча Sahra Wagenknecht; 16 июль 1969, Йена, АДР)[4] — алман сәясәтчесе, икътисад фәннәре докторы, журналист, Алмания сул фиркасе (АСФ) әгъзасы, бундестаг депутаты, 2004 елның июленнән 2009 елның июленә кадәр — Европа парламенты депутаты, 2011 елдан башлап — АСФ рәисе урынбасары.
Балачагы һәм яшьлек еллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Йена шәһәрендә туган. Әнисе — алман хатыны, 1960 нчы елларда АДРның дәүләт структураларында эшләгән. Әтисе — иранлы, Көнбатыш Берлинда укыган, Сараның АДР башкаласында яшәүче әнисе белән бер көнлек визалар алып очраша торган булган. Балачакта Сара әбисе һәм бабасы карамагында Йена шәһәре янындагы авылларның берсендә үскән, мәктәп баласы яшенә җиткәч, әнисе белән Көнчыгыш Берлинга күчеп киткән[5].
Гимназиядә укыган елларда Сара Ирекле алман яшьләре берлегенә (алманча Freie Deutsche Jugend — FDJ, совет комсомолының "игезәге") керә.
1988 елда гимназияне тәмамлый. Берзаман, АДРда яшьләр өчен мәҗбүри булган хәрби әзерлек чараларының берсендә каршылык күрсәтеп, ашаудан баш тарта. Хакимият, әлбәттә, моны ачлык игълан итү дип бәяли һәм "истә калдыра". Шуңа да карамастан, 1989 елның мартында Вагенкнехт АДРның хакимият фиркасе булган Алмания бердәм социалистик фиркасенә (алманча Sozialistische Einheitspartei Deutschlands — SED/АБСФ) керә — "системаны эчтән үзгәртү өчен" (Сара Вагенкнехтның 2011 елда Михаил Горбачёв белән очрашканда әйткән сүзләре)[6].
Белеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1990 елдан башлап Сара Вагенкнехт Йена һәм Берлин шәһәрләренең Фридрих Шиллер һәм Һумбольдт исемендәге университетларында алман әдәбиятын һәм философияне өйрәнә. Соңрак, "фәнни-тикшеренү максатлары буенча җитәкчелек белән аңлашмау" аркасында, Гронинген университетына күчә. Укуын 1996 елда тәмамлап, магистр дәрәҗәсен ала. Аның диплом эше яшь Марксның Һегель тәгълиматын ничек аңлавына багышлана, аны "Баштан аякка бастырумы? Яшь Марксның Һегельчә тәгълиматы: бер диалектик-материалистик фәнни методның проблемнары" исеме белән (алманча "Vom Kopf auf die Füße? Zur Hegelrezeption des jungen Marx, oder: Das Problem einer dialektisch-materialistischen Wissenschaftsmethode"[7]) аерым китап итеп бастыралар.
2005 елда "The Limits of Choice. Saving Decisions and Basic Needs in Developed Countries" ("Сайлап алу иреге чикләре. Үсеш алган илләрдәге экономия һәм аларның төп ихтыяҗлары") темасы буенча докторлык диссертациясен яза башлый һәм аны 2012 елда яклый. Вагенкнехтның докторлык эше дә аерым китап итеп чыгарылган (2013 елда)[8].
2012 елның августыннан башлап Neues Deutschland ("Яңа Алмания") газетасында эшли[9].
Сәяси эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]АБСФ Демократик социализм фиркасе (ДСФ) итеп үзгәртелгәч, 1991 елда Сара Вагенкнехт бу фирканең милли комитеты әгъзасы итеп сайлана, ул аның ортодоксаль марксистик фракциясенә — коммунистлар платформасына килеп кушыла.
1998 елдагы федераль сайлауларда ДСФ тарафыннан Дортмунд шәһәрендә кандидат буларак тәкъдим ителә.
1999 елдагы Ауропа сайлауларында ДСФнең Ауропа парламентындагы вәкиле итеп сайлана.
2007 елда ДСФ "Хезмәт һәм социаль гаделлек — сайлау альтернативасы" фиркасе белән берләшкәч, Алмания сул фиркасе (АСФ) барлыкка килә. Сара Вагенкнехт фиркадә рәис урынбасары урыны өчен көрәшә башлый. Ләкин баштарак, элеккеге АДРны "сагынуы" аркасында, уңышсызлыкка дучар була — фирка лидерлары Лотар Биски һәм Грегор Гизи аны яклап чыкмыйлар. Шуңа да карамастан, ул 2009 елдагы федераль сайлауларда Төньяк Рейн-Вестфалия федераль җирендә җиңеп чыга. Бундестаг депутаты буларак, Вагенкнехт парламентта фирканең икътисад сәясәте буенча вәкиле булып китә. 2010 елның 15 маенда, 75,3 % тавыш җыеп, АСФ рәисе урынбасары итеп сайлана[10], ә 2011 елның 8 ноябрендә — рәиснең беренче урынбасары итеп (61,8 % тавыш җыеп)[11].
Сара Вагенкнехт Алмания сул фиркасендә капитализмга каршы булу карашларын алга сөрә, фирканең федераль җирләрдәге коалиция хөкүмәтләрендә алып барган сәясәтен тәнкыйтьли. Ул Латин Америкасының сул тарафтагы хөкүмәтләрен яклап чыга һәм, аерым алганда, Венесуэла белән теләктәшлек итү челтәрендә ("Venezuela Avanza") сүзче булып тора.
Кырым-Украина мәсьәләләрендә Сара Вагенкнехтның карашлары РФ рәсми хакимиятенекенә аваздаш. Бундестагта ул Алмания канцлеры Ангела Меркель сәясәтен кискен тәнкыйтьли. Ул, мәсәлән, "Киев хөкүмәтендә … төп урыннарны нацистлар яулап алды" дип саный[12].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1997 елда Вагенкнехт журналист, режиссёр һәм эшмәкәр булган Ральф Томас Нимайерга кияүгә чыга. 2011 елның ноябрендә АСФнең элеккеге рәисе, ул вакытта инде 68 яшен тутырган Оскар Лафонтен үзенең Сара Вагенкнехт белән "күпмедер вакыт дустанә мөнәсәбәтләрдә булуы" турында белдерә. Хәер, моңа кадәр дә Нимайер белән Вагенкнехт аерым яшиләр иде инде, һәм алар хәзер дә шул ук "үзара дустанә мөнәсәбәтләрдә" калалар икән[13]. Сараның Нимайер белән никахы 2013 елның мартында гамәлдән чыгарыла, ә 2015 елның 21 мартында исә күптән көтелгән хәбәр килеп ирешә: Вагенкнехт белән Лафонтен 2014 елның Раштуасына кадәр үк язылышкан булганнар. Бу инде Оскар бабайның үз гомерендә дүртенче никахы икән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Каталог Немецкой национальной библиотеки
- ↑ математика гаиләбелеме — 1997.
- ↑ http://www.faz.net/aktuell/gesellschaft/menschen/geheime-hochzeit-oskar-lafontaine-und-sahra-wagenknecht-haben-geheiratet-13497210.html
- ↑ Renate Meinhof: Die Linkshaberin.
- ↑ Günter Gaus im Gespräch mit Sahra Wagenknecht Гюнтер Гаус: Интервью с Сарой Вагенкнехт.(алм.)
- ↑ Bild: H.-J. Vehlewald, F. Solms-Laubach: Michail Gorbatschow und Sahra Wagenknecht im Bild-Streitgespräch: «Grüßen Sie Ihren Freund Lafontaine von mir» Bild: Разговор М.
- ↑ Wagenknecht S. Vom Kopf auf die Füße?
- ↑ Wagenknecht S. The Limits of Choice: Saving Decisions and Basic Needs in Developed Countries.
- ↑ Neue Kolumne im «nd».
- ↑ Wahl des Parteivorstandes. Die Linke. әлеге чыганактан 2013-12-14 архивланды. 2014-6-15 тикшерелгән.
- ↑ DIE LINKE hat Fraktionsvorstand gewählt. Die Linke im Bundestag (8 ноября 2011). әлеге чыганактан 2013-12-13 архивланды. 2014-6-15 тикшерелгән.
- ↑ Ukraine-Konflikt: Merkel macht Moskau Vorwürfe — DIE WELT
- ↑ Токарев С.