Сембер дәүләт университеты
Сембер дәүләт университеты | |
Нигезләнү датасы | 1988 |
---|---|
![]() | |
Кыскача исем | УлГУ һәм Ульяновский филиал МГУ |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Сембер |
Ана ширкәт | Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[1] |
Штаб-фатирының урнашуы | Сембер, Россия |
Рәсми веб-сайт | ulsu.ru/en/(ингл.)[2] |
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Сембер дәүләт университеты укытучылары[d] |
![]() |
Сембер Дәүләт университеты (УлДУ) (рус. Ульяновский государственный университет, УлГУ) — Сембердә урнашкан югары уку йорты. 1988 елны Мәскәү дәүләт университеты филиалы кебек ачыла. Сембер өлкәсе Мәләкәс һәм Инза шәһәрләрендә филиаллары бар.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сембердә Университетның нигезләнү тарихы 1919 елдан башлана, бу елда Сембер пролетариат университеты барлыкка килә. Россиянең яңа вузына ректор булып Казан университетының профессоры Александр Семен улы Архангельский билгеләнә.
Рейтинглар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2014 елда «Эксперт РА» агентлыгы, Ульян югары уку йортын Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең иң яхшы югары уку йортлары исемлегенә керткән, шуңа күрә аңа «Е»[4] рейтинг классы бирелгән .
Төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]7 институт:
- Икътисад һәм бизнес институты - Идарә факультеты - Финанслар һәм хисап (учет) факультеты - Медицина, экология һәм физика мәдәнияте институты - Медицина факультеты - Физика мәдәнияте һәм реабилитация факультеты - Экология факультеты - Дипломнан соң, өстәмә һәм югары сестрин белеме факультеты - Халыкара мөнәсәбәтләре институты - Тел белеме һәм халыкара хезмәттәшлеге - Чит телләрне һөнәри коммуникацияләрдә куллану өчен өйрәнү факультеты - Россия-Америка факультеты - Росия-Алмания факультеты - INTERLINGUA Халыкара тел белеме үзәге - Өстәмә белем институты - Ачык белем институты.
- 8 бәйсез факультетлар:
- Юридик факультеты - Таможня факультеты - Математика һәм мәглүмати технологияләр факультеты - Югары технологияләр инженер-физика факультеты - Һуманитар фәннәре һәм социаль технологияләр факультеты - Мәдәният һәм сәнгать факультеты - Трансфер белгечлекләре факультеты - Югары һәм урта махсус уку йортларының мөгаллимнәрнең квалификацияләрен күтәрү факультеты.
- 2 колледж:
- Медицина колледжы - «СОКОЛ» заманлы ачык колледж - Музыкаль училище - УлДУ каршындагы 40чы санлы физика, математика һәм информатика лицее - Шәһәр һәм өлкә мәктәпләрендә профиль сыйныфлары челтәре - Экологик мәктәп, яшь медик мәктәбе, мультимедиатехнологияләр мәктәбе.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сембер автомеханика техникумы
- Сембер дәүләт техник университеты
- И. Н. Ульянов исемендәге Сембер дәүләт педагогия университеты
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
- ↑ https://ulsu.ru/en/
- ↑ https://www.google.com/maps/place/Ulyanovsk+State+University/@54.3035385,48.3666894,18.5z/data=!4m5!3m4!1s0x415d371c33c65f8b:0xc523a42c4db2085d!8m2!3d54.303653!4d48.3673788?hl=en
- ↑ Рейтинг высших учебных заведений России и стран членов Содружества Независимых Государств.