Югары уку йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Югары уку йорты latin yazuında])
(Югары уку йортлары битеннән юнәлтелде)
Югары уку йорты
Сурәт
Эшчәнлек өлкәсе югары белем[d]
Әүвәлгесе икенчел белем бирү үчриждиниясе[d]
Пиктограмма
Үрнәк элементы Оксфорд университеты, Болонья университеты[d], Әл-Каравин[d], Мумбай университеты[d] һәм Кэйо университеты[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Югары белем[d]
WordLift сылтамасы data.wordlift.io/wl01714/entity/university[1]
 Югары уку йорты Викиҗыентыкта
Казан (Идел буе) федераль үнивирcиᴛиᴛе, Россия байрагы Россия Федерациясе
Мәскәү дәүләт үнивирcиᴛиᴛе, Россия байрагы Россия Федерациясе
Оксфорд үнивирcиᴛиᴛе, Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Гарвард үнивирcиᴛиᴛеның бер мәйданы, АКШ байрагы АКШ
БМО үнивирcиᴛиᴛеның (ингл.) Токио институты бинасы, Япония байрагы Япония
Яypyпaда иң борыңгы туктамыйча эшләп килүче Болонья үнивирcиᴛиᴛеның (ингл.) сакланган иң борыңгы Испан коллеҗының бинасы, Италия байрагы Италия
Африкада иң борыңгы туктамыйча эшләп килүче Аль-Карауин үнивирcиᴛиᴛе (ингл.) бинасы, Марокко байрагы Марокко
Наланда үнивирcиᴛиᴛеның (ингл.) хәрәбәләре, Һиндстан байрагы Һиндстан

Искергән истилахдәрелфөнүн[2]. Рәсми мәгариф системасы чикләрендә урта гомуми яки урта һөнәри белем бирүче мәгариф оешмаларында өйрәнү процессын уңышлы тәмамлаган укучыларга оешкан формада гыйлем алу мөмкинлеген биргән уку йортлары югары́ уку́ йорты́ (ЮУЙ) дип атала. Бүгенге көндә аларның күбесе үнивирcиᴛиᴛ (ингл.) исемен йөртә, шулай да төрле илләрдә институт (ингл.), коллеҗ (ингл.), академия (ингл.) һәм семинария (ингл.) исемле белем бирү оешмалары да ЮУЙ дип санала.

Югары уку йортларына БДИ кебек стандартлаштырылган имтиханнар нәтиҗәсендә кабул итәләр. Уку программасы бакалавриат һәм магистратура, актив фәнни тикшеренүләр алып барган ЮУЙларда шулай ук аспирантура һәм дyктыpантура программалары тәкъдим ителә. Тәмамлаучыларының күбесе, белем икътисадының мәгълүмат тармагында гыйльми хезмәтчелек белән бәйле эшкә урнашып, җәмгыятьнең мәдәни капиталын үстерүгә зур өлеш кертә.

ЮУЙлар рейтинглары (ингл.) күрсәткәненчә, иң яхшы югары уку йортлары югары үсештәге илләрдә эшли, дөньядагы алдынгы ЮУЙларның күбесе[3][4][5]АКШ байрагы АКШта урнашкан.

Зыялылар исемен йөрткән, милли яңарыш һәм мәдәни үсеш фикерләре белән янучы җәмгыяви төркем вәкилләренең күбесе югары белемле була.

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары уку йортлары дәүләт карамагындагы, хосусый һәм халыкара (ингл.) була ала. Халыкара үнивирcиᴛиᴛлар халыкара, региональ һәм хөкүмәтара оешмаларга карый, соңгылары берничә дәүләт хөкүмәтенә буйсыну сәбәпле, төрле илләрнең вәкилләре шурасы тарафыннан җитәкчелек ителә.

Югары уку йортында уку тулысынча түләүле, өлешчә түләүле яки бушлай була ала. Кайбер илләрдә бушлай укучы студентларга уку дәверендә яшәү чыгымнарын капларга ярдәм буларак өстәмә стипендияләр түләнә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары уку йортларны булдыру милләтнең икътисадый һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе белән бәйле феномен. Кайбер илләрдә аерым ЮУЙлар иртәрәк барлыкка килсә дә, мәгърифәтчелек чорыннан соң аларны бүгенге цивилизациянең аерылгысыз өлеше дип атап була.

Бүгенге цивилизация тарихында билгеле булган иң беренче югары уку йорты cтaтысын V гасырның беренче яртысында ачылган ике үнивирcиᴛиᴛ дәгъва кыла ала:

Дөньяның иң борыңгы туктаусыз эшли торган югары уку йорты cтaтысы өчен дәгъва кыла алган оешмалар:

Россия байрагы Россия Федерациясе дәүләте тарихында:

Бүгенге Россия һәм аның элгәресе булган ССБР байрагы ССРБ һәм / Россия империясе территориясендә:

Укыту процессы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлык тарихи чорларда, укучылар фәнни гыйлемдәге соңгы ачышларны үзләштерә алсын өчен, алдынгы югары уку йортларының укыту программалары тулысынча яки өлешчә замананың халыкара телендә алып барыла. Шул сәбәпле, бүгенге көндә һәр югары уку йортының уку программалары илнең дәүләт телендә һәм инглиз телендә тәкъдим ителә. Кешенең инглиз телен укуда куллана алырлык дәрәҗәдә белүен күрсәтүче TOEFL яки шуңа охшаш булган башка имтиханнарны да уңышлы үтүе таләп ителә.

Укытылган дисциплиналары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: :en:List_of_academic_disciplines

Югары уку йортларында укыту программасы дөньяның бар белем тармакларындагы һөнәрлекләр буенча камил белем үзләштерүгә юнәлгән.

Югары уку йортлары исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://fr.dentist/kb/university/
  2. Дарелфөнүн из. Фәннәр йорты, югары уку йорты, үнивирcиᴛиᴛ. Һинди Минһаҗ шул җирләрдә дарелфөнүн саласы. (Г. Тук.) из. үнивирcиᴛиᴛ, высшее учебное заведение. http://garap-farsy.narod.ru/da.htm
  3. en:Academic Ranking of World Universities(ингл.),
  4. en:QS World University Rankings(ингл.),
  5. en:Times Higher Education World University Rankings(ингл.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]