Сөнгәләй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөнгәләй latin yazuında])
(Сенгилей битеннән юнәлтелде)
Сөнгәләй
Карта
Ил Россия
Өлкә Сембер өлкәсе
Район Сөнгәләй районы
Координатлар 53°58'тн, 48°48'кнч
Нигезләнгән 1666
Мәйдан 6 км²
Мәркәз биеклеге 78 м
Халык саны 6 959 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 84233
Почта индексы 433380

Сөнгәләй (рус. Сенгилей) — Сембер өлкәсендә шәһәр, Сөнгәләй районының административ үзәге.

Халык саны — 6 959 кеше (2010).

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Иделнең уң ярында, Ульновсктан 72 километрга көньякка таба урнаша. Иң якын тимер юл станциясе — Красный Гуляй (45 км).

Исем чыганагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр үз исемне Сөнгәләйка елгадан алган, ә ул үз исемен эрзә сянг — «кушылдык» һәм лей — «су» сүзләреннән алган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөнгәләй 1666 елда нигезләнә.

1780 елдан — Сембер калгайлыгы (1796 елданСембер губернасы) Сөнгәләй өязенең үзәге.

1856 елда Сөнгәләйдә 1 чиркәү, 708 йорт һәм 32 лавка (кибет) булган.

1907 елда шәһәрдә зур булмаган җылылык электростанциясе, ә 1914 елда — цемент заводы төзелә.

1925 елда Сөнгәләй салага үзгәртеп корыла. 1936 елданэшчеләр посёлогы, 1943 елдан — яңадан шәһәр.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897[1] 1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
5 734 10 677 9 807 10 817 10 366 8 396 6 959

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Цемент заводы;
  • яшелчә-консерв заводы;
  • мебель комбинаты;
  • Ульяновск радиолампа заводының филиалы;
  • «Энергосервис» берләшмәсе;
  • май җитештерү заводы;
  • тегермән комбинаты.

Мәдәният һәм мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрдә 2 мәктәп, педагогоия колледжы, технологик техникумы һәм өлкәне өйрәнү музее бар.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]