Сергей Чумаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Чумаков latin yazuında])
Сергей Чумаков
Туган 28 июль (10 август) 1910
Курган, Тубыл гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 6 декабрь 1994(1994-12-06) (84 яшь)
Пермь, Россия

Сергей Чумаков (28 июль (10 август) 1910 ел — 6 декабрь 1994 ел) совет галим-химигы, химия фәннәре кандидаты (1955), доцент, Пермь дәүләт педагогия институты[1] ректоры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чумаков Сергей 1910 елның 28 июлендә (башка мәгълүматлар буенча, 1910 елның 11 августы) Тубыл губернасы Курган өязе Курган шәһәрендә эшче гаиләсендә туган, хәзер шәһәр Курган өлкәсенең административ үзәге булып тора.

1931 елда Курган педагогия техникумын тәмамлый.

1931 елның июленнән 1932 елның сентябренә кадәр — Макушино авылының җидееллык фабрика-завод станциясе (хәзер Курган өлкәсендә) мөдире.

1932 елда Пермь дәүләт университетының химия факультетына укырга керә һәм 1937 елда тәмамлый. Укуын тәмамлагач, Пермь шәһәренең 1-нче урта мәктәбендә химия укытучысы булып эшли, аннары бу мәктәпнең директоры була.

1940 елның 8 мартында Пермь шәһәре Молотов дип үзгәртелә, 1957 елның 2 октябрендә кала Пермь исеменә кире кайтарыла.

1940 елдан ВКП(б) (1952 елда партия КПСС дип үзгәртелә) әгъзасы.

1941 елда Молотов шәһәренең Ленин район мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

1942 елның июненнән 1944 елның сентябренә кадәр Ленин район башкарма комитеты рәисе була.

1944 елдан 1948 елга кадәр Молотов дәүләт педагогия институты директоры булып эшли.

1948 елда Молотов өлкә халык мәгарифе бүлеген җитәкли, бу вазыйфада 1951 елга кадәр эшли. Пермь педагогия институтында (1951 елның феврале — 1955 елның октябре), Пермь университетында (октябрь 1955 — август 1956) һәм Пермь авыл хуҗалыгы институтында (август 1956 — февраль 1959) укыта.

1955 елда химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1959 елның февралендә Пермь дәүләт педагогия институты ректоры итеп билгеләнә һәм 1979 елның июненә кадәр җитәкчелек итә. Бер үк вакытта университетта биология һәм химия факультетының химия кафедрасын җитәкли (1967-1975).

Дмитрий Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыяте, Бөтенсоюз «Белем» җәмгыяте һәм китап сөючеләр җәмгыяте әгъзасы була.

1939-1979 елларда Пермь өлкәсе, кала, Ленин һәм Свердловск район Советлары депутаты итеп сайлана.

Чумаков Сергей Яковлевич 1994 елның 6 декабрендә Пермь өлкәсенең Пермь шәһәрендә вафат була, хәзер шәһәр Пермь краеның административ үзәге булып тора.

Пермь шәһәренең Төньяк зиратында җирләнгән[2].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены, 1971
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены, 1961
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында күрсәткән фидакар хезмәт өчен» медале
  • «ССРБ-ның югары белем бирү өлкәсендә яхшы уңышлары өчен» Почет билгесе
  • «ССРБ мәгариф алдынгысы» билгесе
  • «РСФСР-ның халык мәгарифе алдынгысы» билгесе

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чумаков Сергей Яковлевич, archived from the original on 2022-05-14, retrieved 2022-05-31 
  2. Некрополи Перми …и не только. Похороненные на Северном кладбище П-Я.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]