Серж Һарош

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Серж Һарош latin yazuında])
Серж Һарош
Туган телдә исем Serge Haroche
Туган 11 сентябрь 1944(1944-09-11) (79 яшь)
Касабланка, Француз Мароккосы
Милләт француз
Ватандашлыгы Франция байрагы Франция
Әлма-матер Бөек Лүдовик литсие[d], Пьер һәм Мария Күри университеты[d][1], Югары нормаль мәктәп[d], Париж университетының табигый фәннәр факультеты[d][2], Карно лицее[d] һәм Париж үнивирситите[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Коллеж де Франс[3][4], Пьер һәм Мария Күри университеты[d], Югары нормаль мәктәп[d] һәм Ель үнивирситите
Ата-ана
Кардәшләр Joël Haroche[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе Физика өлкәсендә Нобель премиясе

 Серж Һарош Викиҗыентыкта

Серж Һаро́ш (фр. Serge Haroche) — француз галиме, физик, Коллеж де Франс университеты профессоры. Француз, Европа һәм Америка физика җәмгыятьләренең әгъзасы. Физика өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2012).

Касабланкада дөньяга килә. Марокко бәйсезлеге игълан ителгәч, гаиләсе белән Франциягә күчә. Париж университетында белем ала.

Төрле елларда галим Фәнни эзләнүләрнең Милли үзәге (CNRS), Стэнфорд университеты, Пьер һәм Мария Кюри Университеты һәм башка белем учакларында эшли. 2001 елдан ул — Коллеж де Франс университеты профессоры.

2009 елда Серж Һарош Франция фәнни тикшеренүләр үзәгенең алтын медаленә лаек буган. Ә 2012 елда Дэвид Уайнлэнд белән бергә «аерым квант элементларын үлчәү һәм идарә итү мөмкинлеген тудырган яңа эксперименталь методлар өчен» Физика өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. http://www.sudoc.fr/106683020
  2. http://www.sudoc.fr/106678116
  3. Список профессоров Коллеж де Франс
  4. https://www.radiofrance.fr/personnes/serge-haroche