Солы (ыруг)
Солы | ||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Фәнни классификация | ||||||||||||
|
||||||||||||
Латин атамасы | ||||||||||||
Avena L. | ||||||||||||
|
Солы (лат. Avena) — кыяклылар (Poaceae) гаиләгеннән беръеллык чирәмле үсемлекләрнең ыругы.
Солы ыругының (Avena) башлыча Урта Диңгез буенда таралган 33 төре билгеле. Аларның bң файдалысы – гадәти игүле солы (Avéna satíva). Күпчелек төрләр чүп үләннәре булып торалар. Шулардан иң яманы – кара солы (Avena fatua, солычык).
2—4 чәчәкле эре башакчыклар җәенке себеркәчләргә җыйналган. Игүле солы (A. sativa) — киң мәйданнарда игелә торган культура. Игү мәйданы буенча бөртеклеләр арасында, бодай, арыш, мәккәй, арпадан кала, бишенче урынны алып тора. Солы орлыгыннан талкан, солы ярмасы, геркулес әзерлиләр, аны терлек азыгы культурасы итеп тә кулланалар. Ач солы (A. fatua) — сабан уҗымнарының явыз дошманы булган чүп үлән.