Софья Манская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Софья Манская latin yazuında])
Софья Манская
Туган 19 (31) март 1899
Ливны, Орёл губернасы, Россия империясе
Үлгән 15 март 1987(1987-03-15) (87 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Щербинское кладбище[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Таврия милли университеты[d], Крымский агротехнологический университет[d], РФА Биохимия институты[d], В. И. Вернадский ис. РФА геохимия һәм аналитик химия институты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d] (1949)

Софья Моисеевна Манская (1899 елның 19 (31) марты, Ливны, Орёл губернасы1987 елның 15 марты, Мәскәү) — совет биохимигы һәм геохимигы, биология фәннәре докторы, органик геохимиягә нигез салучыларның берсе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1899 елның 19 (31) мартында Орёл губернасының Ливны шәһәрендә тимер юл хезмәткәре Моисей Ионович Манский һәм Екатерина Григорьевна гаиләсендә туа. Танылган театр режиссёры Давид Манскийның өлкән апасы.

1915 елда Ливны хатын-кызлар гимназиясен тәмамлый.

1916—1921 елларда Киев һәм Таврика университетларында укый, 1922 елның маенда Петроград университетының физика-математика факультетының биология бүлеген «үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе» белгечлеге буенча тәмамлый.

Академик В. И. Палладин укучысы һәм хезмәткәре, аның җитәкчелегендә 1918 елдан Кырымда фәнни эш алып бара (Таврика университеты, Никита ботаника бакчасы), 1921—1922 елларда Петроградта (Гамәли ботаника бюросы), В. И. Палладин вафатыннан соң Симферопольдә (М. В. Фрунзе исемендәге Кырым педагогия институты, (Кырым фәнни-тикшеренү институты).

1931 елдан башлап Мәскәүдә эшли: ССРБ Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Биохимия институты өлкән ассистенты (1931—1935), ССРБ Фәннәр академиясенең Биохимия институтының өлкән фәнни хезмәткәре (1935—1941), биология фәннәре кандидаты (1935).

Сугыш башында, Казанга күчеп килгән Биогеохимия лабораториясендә эшләгән ире һәм дүрт яшьлек улы белән эвакуациягә китү өчен Софья Манская Биохимия институтыннан китәргә мәҗбүр була (институт Ашхабадка күчә) һәм үз тикшеренүләренең юнәлешен тулысынча алмаштыра; 1940—1980 елларда органик геохимия өлкәсендә абруйлы галимнәрнең берсе була.

1941—1970 елларда ССРБ ФА Геохимия мәсьәләләре лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре (1947 елдан — В. И. Вернадский исемендәге Геохимия һәм аналитик химия институты), биогеохимия лабораториясенең органик матдәләрнең геохимия төркеме җитәкчесе, 1973 елдан — ГЕОХИ углерод геохимиясе лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре. Биология фәннәре докторы (1950).

1987 елның 15 мартында Мәскәүдә вафат була[1]. Щербин үзәк зиратында җирләнгән.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ферментатив оксидлау процессларының биохимиясе, аерым алганда, пероксидаза ферменты катнашында биосинтез лигнин теориясе; бу эшләрнең нәтиҗәсе буларак, 1949 елда ССРБ Фәннәр академиясенең Биохимия институтында якланган «Феноль кушылмаларының ферментатив оксидлашуы» дигән докторлык диссертациясе тора.

Софья Манская асылда органик геохимия кебек фәнгә нигез салучыларның берсе була. Бу мәсьәлә буенча беренче фундаменталь хезмәт булган «Органик матдәнең геохимиясе» монографиясе (Т. В. Дроздова белән автордашлыкта) 1966 елда В. И. Вернадский исемендәге премиягә лаек була. Бу өлкә өчен аның «Геохимия лигнина» монографиясе дә мөһим роль уйный (Л. А. Кодина белән берлектә, 1975).

«Үсемлекләрнең биохимиясе, биогеохимия һәм органик матдәләр геохимиясе өлкәсендә» 100дән артык фәнни эш бастырып чыгара.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленин ордены (1953), «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» һәм «Мәскәүнең 800 еллыгы истәлегенә» медальләре белән бүләкләнгән.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Манская С. М., Попова Е. М. Влияние витаминов на развитие бактерий и высших растений // Тр. / Крымский НИИ. — 1927. — № 1, Вып. 2.
  • Манская С. М., Попова Е. М. Исследование превращения пластических веществ в некоторых древесных породах в Крыму. // Труды Крымского НИИ, № 2, вып. 2. – 1929, с. 56 – 66.
  • Манская С. М. Биологическое состояние чайного листа при завяливании. // Биохимия чайного производства: Сб. 1. — 1935. — С. 18-30.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Манская Софья Моисеевна // Переписка В. И. Вернадского и А. П. Виноградова, 1927—1944. — Наука, 1995. — С. 362. — 379 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]