Станислав Смирнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Станислав Смирнов latin yazuında])
Станислав Смирнов
Туган телдә исем рус. Станисла́в Константи́нович Cмирно́в
Туган 3 сентябрь 1970(1970-09-03) (53 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Питырбур дәүләт университетының математика-механика институты[d], 239нчы санлы физика-математика лицее[d] һәм Калифорния технология институты[d]
Һөнәре математик, университет профессоры
Эш бирүче Женева университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

 Станислав Смирнов Викиҗыентыкта

Станислав Константинович Смирнов (1970 елның 3 сентябре, Ленинград, ССРБ) — Россия һәм Швейцария математигы, Филдс премиясе лауреаты (2010)[1], Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет составына керә (2012)[2]. 2003 елдан Женева университеты профессоры. Academia Europaea Европа академиясе әгъзасы (2013).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Станислав Смирнов 1970 елның 3 сентябрендә Ленинградта туа. Математика һәм физиканы тирәнтен өйрәнүле 239 нчы мәктәпне тәмамлый. Бишенче сыйныфтан Сергей Евгеньевич Рукшин җитәкчелегендә Пионерлар сарае түгәрәгендә математика белән шөгыльләнә. 1986—1987 елларда мәктәп укучылары арасында математика буенча халыкара олимпиадада ССРБ җыелма командасы әгъзасы. Ике Олимпиадада да тәкъдим ителгән барлык бурычларны чишеп һәм 100% нәтиҗә күрсәтеп, ике тапкыр алтын медальгә ия була[3].

Халыкара олимпиада җиңүчесе буларак, Санкт-Петербург дәүләт университетының математика-механика факультетына имтихансыз кабул ителә. 1992 елда университетны тәмамлый (фәнни җитәкчесе — Виктор Петрович Хавин).

СПбДУны тәмамлаганнан соң Николай Георгиевич Макаров (аның курсын Стеклов исемендәге математика институтының Санкт-Петербург бүлегендә тыңлаган) тарафыннан Калифорния технология институтына аспирантурага чакырыла, анда 1996 елда Ph.D дәрәҗәсе ала[4]. Йель университетында стажировка үткән, күпмедер вакыт Принстонда (Югары тикшеренүләр институты) һәм Боннада (Макс Планк математика институты) эшләгән.

Соңрак Стокгольмда Король технология институты профессоры һәм Швециянең Король фәннәр академиясе (2001) тикшеренүчесе була.

2003 елдан Женева университетында эшли.

2010 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фәнни мегагрантын ала[5], аның кысаларында СПбДУда лаборатория булдыра[6]. 2011 елның 23 маенда Дмитрий Медведев белән[7] һәм 2016 елның 19 сентябрендә Владимир Путин белән[8] узган мегагрантниклар очрашуларда катнаша. 2016 елның 19 сентябрендә Россия Президенты белән очрашуда мегагрантлар алучылар тарафыннан тәкъдим ителгән галимнәргә ярдәм буенча Президент программасы инициаторларының берсе[9][10].

Сергей Ролдугин, дирижёр Юрий Темирканов, балерина Светлана Захарова, хоккейчы Валерий Каменский, фигурист Александр Горшков һәм математик Иван Ященко белән бергә «Талант һәм уңыш» фондын гамәлгә куючы[11]. Станислав Смирнов әлеге фонд идарәсенә керә.

Смирновның ике үлчәүле рәшәткә модельнең (перколяция һәм Изинг моделе) үз-үзен тотышы өлкәсендәге эшләре аеруча билгеле. Аерым алганда — өчпочмаклы рәшәткәдә перколяция өчен Карди формуласын исбатлау[12][13][14].

Хатыны Татьяна Смирнова-Нагнибеда белән математика түгәрәгендә танышкан. Татьяна шулай ук математик, Женева университетында профессор[15]. Кызы Александрга (2002) һәм улы Николай бар (2006).

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Санкт-Петербург математик җәмгыяте премиясе (1997);
  • Клэй математика институты премиясе (2001);
  • Салем премиясе (2001);
  • Гран Густафсон премиясе (2001);
  • Ролло Давидсон премиясе (2002);
  • Европа математика җәмгыяте премиясе (2004);
  • Филдс премиясе (2010)[16];
  • Россия мегагранты (2010);
  • Onsager Medal, Табигый һәм техник фәннәр Норвегия университеты (2013).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Stanislav Smirnov (Fields Medal 2010). International Congress of Mathematicians 2010. әлеге чыганактан 2010-08-22 архивланды. 2010-08-19 тикшерелгән.
  2. Дмитрий Ливанов назвал состав Общественного совета при Минобрнауки. әлеге чыганактан 2014-10-22 архивланды. 2012-08-07 тикшерелгән.
  3. Stanislav Smirnov. Individual Ranking. International Mathematical Olympiad. әлеге чыганактан 2012-05-07 архивланды. 2010-08-19 тикшерелгән.
  4. Smirnov, Stanislav K. (1996) Spectral analysis of Julia sets. Dissertation (Ph.D.), California Institute of Technology.
  5. Получите мегагрант. Министерство образования объявило итоги беспрецедентного конкурса. Lenta.ru. 2012-05-29 тикшерелгән.
  6. Станислав Смирнов: Как вода точит камень. fontanka.ru. 2012-05-29 тикшерелгән.
  7. Дмитрий Медведев встретился с иностранными учёными, работающими в России (рус.), Президент России. 5 гыйнвар 2018 тикшерелде.
  8. Встреча с учёными – получателями мегагрантов на научные исследования (рус.), Президент России. 5 гыйнвар 2018 тикшерелде.
  9. Больше постдоков для российской науки: интервью с Александром Кабановым. indicator.ru. 2018-01-13 тикшерелгән.(үле сылтама)
  10. Презентация Президентской программы исследовательских проектов состоялась в пресс-центре ТАСС, Российский научный фонд (2017-03-21). 5 гыйнвар 2018 тикшерелде.
  11. УЧРЕДИТЕЛИ ФОНДА «ТАЛАНТ И УСПЕХ», archived from the original on 2021-11-18, retrieved 2021-11-18 
  12. Hugo Duminil-Copin, Stanislav Smirnov. The connective constant of the honeycomb lattice equals // Annals of Mathematics. — 2012. — Vol. 175, no. 3. — P. 1653—1665. — DOI:10.4007/annals.2012.175.3.14. .
  13. Harry Kesten. The Work of Stanislav Smirnov (pdf). ICM. әлеге чыганактан 2012-05-07 архивланды. 2010-08-22 тикшерелгән.
  14. Julie Rehmeyer. Stanislav Smirnov (pdf). ICM. әлеге чыганактан 2012-05-07 архивланды. 2010-08-22 тикшерелгән.
  15. Tatiana Smirnova-Nagnibeda. Home page. әлеге чыганактан 2012-05-07 архивланды. 2010-08-19 тикшерелгән.
  16. Россиянин Станислав Смирнов стал лауреатом премии Филдса 2010 г.. Полит.РУ (2010-08-19). әлеге чыганактан 2012-06-30 архивланды. 2012-05-19 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]