Степан Бечко-Друзин
Күренеш
| Степан Бечко-Друзин | |
|---|---|
| Туган | 20 июль 1860 Казан, Россия империясе |
| Үлгән | 1930 елдан иртә түгел |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
| Һөнәре | архитектор |
| Эш бирүче | Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
| Ата-ана |
|
Степан Бечко-Друзин (20 июль 1860, Казан, Россия империясе — 1930 елдан иртә түгел, ) — архитектор һәм инженер. 1890-1898 елларда Казан зимства губерна башкармасы инженеры. 1894-1895 елларда Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты архитекторы, 1895-1917 елларда Казан укыту округы архитекторы, 1896-1900 елларда Казан дары заводы архитекторы. Бечко-Друзин проекты белән Алабуга шәһәрендә реаль укуханә (1882), Түбән Осланда Радонеж Сергее чиркәве (1907-1908), Чистайдагы Беренче ир балалар гимназиясе бинасы, Казанда С.М.Марко йорты (1906) һәм башка йортлар төзелә. 1914-1930 елларда Казанның төрле уку йортларында укытучы эшендә.[1][2]
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алексей Касыймбәк (бертуган кызның ире)
- Владимир Касыймбәк (җиян)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://www.m/people/Степан-Бечко-Друзин/6000000055756866883(үле+сылтама)
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В