Тадеуш Кондрат
Күренеш
| Тадеуш Кондрат | |
| | |
| Туган көне: | |
|---|---|
| Туу җире: | |
| Үлем датасы: | |
| Үлем җире: | |
| Гражданлыгы: | |
| Һөнәр: |
актёр |
| Юнәлеш: | |
| IMDb: | |
Тадеуш Кондрат (пол. Tadeusz Kondrat; 1908 елның 8 апреле, Австро-Венгрия, Пшемысль — 1994 елның 19 июне, Ләхстан, Констанцин-Езёрна) — Ләхстан театр, кино, телевидение һәм кабаре актёры.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тадеуш Кондрат 1908 елның 8 апрелендә Пшемысльдә туган. Ул актерлык мәктәпләрендә укымый, әмма 1932 елда актерлык имтиханын тапшыра. 1927 елда Познаньдә театрда дебют ясый, ә аннары Познань, Краков, Луҗ, Катовице һәм Варшава театрларында актёр була. Шулай ук 1954 елда кабареда һәм 1957—1979 елларда «телевидение театры» спектакльләрендә чыгыш ясый. 1994 елның 19 июнендә Констанцин-Езёрна шәһәрендәге «Сколимувта Актёр Йортында»[1] вафат була. Варшаваның «Иске Повонзки» зиратында җирләнгән.
Аның абыйсы — актёр Юзеф Кондрат, улы — актёр Марек Кондрат.
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1947 — Көмөш Күрсәткән Хезмәт Тәресе.
- 1954 — Польша Яңарыш Орденының кавалер тәресе.
- 1955 — 2-нче дәрәҗә ПХҖ Дәүләт премиясе.
- 1978 — Польша Яңарыш Орденының офицер тәресе.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Сколимув — Констанцин-Езёрна шәһәренең дзельницасы
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- filmpolski.pl сайтында актёр (пол.)
- e-teatr.pl сайтында актёр (пол.)
- fototeka.fn.org.p сайтында фотографияләр