Талагиришвара Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Талагиришвара Гыйбадәтханәсе latin yazuında])

Талагиришвара Гыйбадәтханәсе ул Һиндстанда, Тамилнадның Вилуппурам районында Панамалай авылында урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе.

Панамали гыйбадәтханәсе күренеше.


Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук Раджашиман буларак мәгълүм Нарасимһаварман II Паллава династиясенең берничә гыйбадәтханәсен төзегән дип ышаныла, атап ук әйткәндә, Мамаллаапурамда Яр Буе Гыйбадәтханәсе һәм Панамалайда Талагиришвара гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханә Панамалай күленә караучы кечкенә калкулыкчыкта урнашкан.[1] Аның 7-нче гасыр Виманасы бар, ул Канчипурамда Кайлашанатха гыйбадәтханәсенә охшаш. Гарбһагриһада шул вакытның Паллава гыйбадәтханәләрендә кебек Дһармалингамы бар, һәм sanctum-ның арткы стенасында Сомасканда панеле бар. Ардһамандапам (ярым Мандапам) бар. Ардһамандапамның стеналарында Илаһлар панельләрен күрергә була, мәсьәлән, һәр якта Сарасвати белән Брахманы һәм Вишну белән Лакшмины. Изге урын көнчыгышка таба карый һәм гарбһагриһа өч яктан суб-изге урыннар белән әйләндерелеп алынган (Анга Ковил яки Лимб Изге урыннары - алар төп изге урын янында урнашкан).[2] Тагын берничә суб-изге урын һәм Маһамандапам (зур Мандапам) корылмага күпкә соңрак чорда өстәлгән булган. Вимана өч яруслы һәм түбә ярусы янә төзекләндерелгән булган. Типик Паллава имзасы - чүгәләгән арсланнар белән баганалар шулай ук бар.
Төньякта суб-изге урынның еллар буена сакланып калган кечкенә стена рәсемнәре секциясе бар, бу Паллава осталыгының шәһадәте булып тора.[3]

Махсуслашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгарәнең стеналарында Шиваның "Натараджа" буларак Шиваның рәсеме иң иртә Шиваның Натараджа буларак сурәте булып тора.[4]

Билгеләмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Hardy, Adam (1995). Indian temple architecture : form and transformation : the Karṇāṭa Drāviḍa tradition 7th to 13th centuries (1. publ. in India ed.). New Delhi: Abhinav Publ.. pp. 614. ISBN 8170173124. https://books.google.com/books?id=aU0hCAS2-08C&dq. 
  2. Cuppiramaṇiyan̲, Rajendran, Ca. Vē, G. (1985). Heritage of the Tamils: temple arts. University of Michigan: International Institute of Tamil Studies. pp. 553. https://books.google.com/books?id=VtojAAAAMAAJ&q. 
  3. Srinivasan, P.R, (1982). The Indian temple, art and architecture. University of Mysore: Prasaranga. https://books.google.com/books?id=JBZsVlhcCZwC&q. 
  4. Talagirishwara Temple. әлеге чыганактан 2008-03-06 архивланды. 2019-12-28 тикшерелгән.