Эчтәлеккә күчү

Тузганак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тузганак latin yazuında])
Тузганак
Сурәт
Халыкара фәнни исем Taraxacum F.H.Wigg., 1780[1]
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Cichorieae[d]
Таксонның халык атамасы dandelion[2], pampeliška, smetánka, leontodo, pissenlit, dent-de-lion, Löwenzahn, סביון, タンポポ, 민들레속, Chi Địa đinh, சீமைக் காட்டுமுள்ளங்கி, Taraxacum, Одуванчик, Кульбаба, ککروندا, طرخشقون, Mælkebøtte, Randa tapak, Taraxacum, Խատուտիկ, לופטל, Mniszek, Caisearbhán, Глухарче, Zəncirotu, Каакым, Кукшапуҫ, Maslačak, Maslačak, Luleshurdha mjekësore, Beàrnan-brìde, Béésh yiltʼąąʼí, Къаппа-къуппа, دوڌي ٻوٽي, Тузганак, Løvetannslekta, 蒲公英属[3], 蒲公英属[4][5][6][…] һәм regrat[7]
Цвет цветков сары[8]
Җимеш төре орлыкча[d]
Нәрсәнең чыганагы каучык һәм сумала[d]
Кайда өйрәнелә taraxacology[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=11886[9]
 Тузганак Викиҗыентыкта
Орлыклары җитешеп өлгергән тузганак

Тузганак (лат. Taráxacum) — Кашкарыйлылар (оешма чәчәклеләр) гаиләсенә кергән күпьеллык үлән ыруы. Бал бирүче үсемлек. Яшь яфраклары ризык әзерләүдә файдаланыла, яшь чәчәкләреннән кайнатма әзерлиләр.

Көзге тузганак (T. serotinum) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

1000 нән артык төре билгеле, Евразия, Америка, Австралия, Төньяк Африкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 25 төре бар. Болыннарда, далаланган тау битләрендә, тимер юл өемнәре буенда, чүп үләне буларак яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында, буш урыннарда үсәләр.

Ботаник тасвирлама

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

5-30 см биеклектәге үсемлек. Тамыры үзәк, итчел, туфракта тирәнгә китә (60 см га кадәр). Сабагы яфраксыз, куыш, сабак очында бер (кайвакыт ике) күпчәчәкле кәрзинле. Яфраклары тамыр яны таралгысында, тешле-калаксыман яки каурыйсыман бүленмә. Чәчәкләре ике җенесле, сары, сабак очындагы берле кәрзиннәргә җыйналган. Җимеше – ак йомшак төкчәләрдән торучы борынчыклы һәм бүрекчәле орлыкча, ерак араларга күчәргә сәләтле. Үсемлекнең барлык өлешләре дә сөтчел сыекчалы. Май-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.[10].

Дару үләне сыйфатлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кара орлыклы тузганак (T. euoplocarpum), карасу тузганак  (T. tenebricans), пумаласыман тузганак (T. pectinatiforme) һәм башка фәнни һәм халык медицинасында файдаланыла.

Тузганакның яшь яфраклары һәм тамыры файдалы. Яфрак­ларында тараксацин дип аталган матдә бар. Бу матдә остеоартроз авыруы булганда ярдәм итә. Аерым алганда, сеңерле тукыма ясалуга һәм синовиаль сыекча сыйфатын яхшыртуга китерә. Буын сеңерен туендыра һәм майлый.

Тузганакның яшь яфракларын остеоартроз авыруы булганда, ашаганчы көненә 2 аш кашыгы кабул итәргә киңәш ителә.

Үсемлекнең тамырларын холецистит, гастрит, гепатит, хроник рәвештә эч кибеп торганда кулланалар. Барлык санап киткән очракларда 2 аш кашыгы чи яки 1 аш кашыгы кипкән тамырларына 1 стакан кайнар су салып, 10 минут сүрән утта тотыгыз. 2 сәгать торганнан соң, сөзеп сыгыгыз. Аннан беренче күләменә кадәр җитәрлек итеп кайнаган су өстәгез. Ашарга ярты сәгать кала, көненә 3 тапкыр җылы килеш 1/4 стакан эчегез.

Йөрәкнең җиткелекле эшләмәве, нервлар йончу күзәтелгәндә — 2 аш кашыгы чи яки 1 аш кашыгы кипкән тамырларга 1 стакан кайнар су салып, сүрән утта 15 минут тотыгыз. 1 сәгатьтән сөзеп, сыгыгыз. Элекке күләменә кадәр кайнаган су өстәгез. Көненә 5 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 2 аш кашыгы кабул итегез.

Атеросклероз һәм канда холестерин күп булганда ашарга ярты сәгать кала, көненә 3 тапкыр порошок итеп уылган тамырны 1 чәй кашыгы күләмендә су белән эчәргә кирәк.

Тамырларында гликозид, инулин, флавоноид, органик кислоталар, тимер, микроэлементлар бар. Тамырларыннан ясалган препаратлар аппетитны ачу һәм ашкайнату тракты эшчәнлеген яхшырту өчен кулланыла; халык медицинасында – бәвел куыгы, бөер авырулары вакытында һәм какырык куптару чарасы; сөтчел сыекчасы сөялләрне бетерүгә ярдәм итә.

Тузганак орлыкларының һава агымы белән таралуы
Кайбер төрләре
  • Taraxacum alaskanum
  • Taraxacum albidum
  • Taraxacum borealisinense
  • Taraxacum californicum
  • Taraxacum ceratophorum
  • Taraxacum collinum
  • Taraxacum dissectum
  • Taraxacum hybernum - Көзге тузганак, яки Крым-сагыз
  • Taraxacum glabrum
  • Taraxacum japonicum
  • Taraxacum kok-saghyz - Кок-сагыз
  • Taraxacum leueoglossum - Ак телле тузганак, яки Турьемыс тузганагы
  • Taraxacum megalorrhizon
  • Taraxacum mongolicum
  • Taraxacum officinale - Дарулыклы тузганак, аптека тузганагы, яки гади тузганак
  • Taraxacum yatsugatakense
  1. Вебер Г. Г., Виггерс Ф. Г. Primitiae Florae Holsaticae
  2. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  3. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 80(2) / мөхәррир Л. Ёужунь, X. J. Ge — 1999.
  4. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  5. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu) et al. Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 // 生物多样性 — 2015. — 7  — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  6. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  7. The Little Flora of Slovenia (3rd ed.)Tehniška založba Slovenije, 1999. — ISBN 86-365-0300-0
  8. https://www.mocbilja.rs/maslacak-taraxacum-officinale-web/
  9. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  10. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/tuzganak

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]