Турбаслы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Турбаслы latin yazuında])
Турбаслы
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Иглин районы
Координатлар 54°39'11"N, 56°18'22"E
Халык саны 419 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5,
Почта индексы 452414

ТурбаслыБашкортстанның Иглин районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 419 кешенең яшәве мәгълүм.[1].

«Өмет» гәзите язганча, авылның үзендә 430 кеше яши, 146 йорт, мәктәп, клуб, медпункт бар. Мәктәптә укыту татар телендә алып барыла.[2] Халыкның күбесе сату өчен суган үстерү белән мәшгуль.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[3] 2009[3] 2010[1]
389 399 419

2002 елны үткәрелгән сан алу вакытында авыл халкы тулысы белән диярлек башкортка (89%) яздырылган.

Авыл халкы арасында татар теленең турбаслы сөйләше таралган.[4]

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шушы авылда туып-үскән Рифгать Әхмәтьянов фәнни әйләнешкә татар теленең турбаслы сөйләшен кертеп җибәргән. Бу сөйләштә Уфадан көнчыгышка таба урнашкан Иглин белән Нуриман районында яшәгән татарлар һәм башкортлар сөйләшә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-18 
  2. http://www.omet-ufa.ru/index.php?id=219(үле сылтама)
  3. 3,0 3,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  4. Баязитова Ф.С., Хәйретдинова Т.Х., Барсукова Р.С., Садыйкова З.Р., Рамазанова Д.Б., Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. 1нче китап. 357-372 битләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]