Түбән Тәкәнеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Тәкәнеш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Түбән Тәкәнеш
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Мамадыш районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422140
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Нижний Таканыш

Түбән ТәкәнешТатарстан Республикасының Мамадыш районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча).

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422140.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.1 °C -10.9 °C -5.7 °C 4.4 °C 13.4 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.7 °C 12.1 °C 4.3 °C -4.9 °C -10.3 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Тәкәнеш авылы мулласы, 54 яшьлек Сәмигулла Мөхлисовны беренче тапкыр 1930 елның ноябрендә кулга алалар. Аны троцкистлыкта, Төркия шпионы булуда гаеплиләр, әмма ул арада Сәмигулла хәзрәтне тикшерүченең үзен кулга алалар һәм атып үтерәләр. Икенче тапкыр Сәмигулла Мөхлисовны 1931 елның 25 гыйнварында кулга алалар һәм биш көннән, 30 гыйнвар көнне Казанда атып үтерәләр. Сәмигулла хәзрәтне кыйный-кыйный, “Алла юк”, дип әйттерергә тырышалар, әмма ул “Алла бар!” дип кычкырып үлә. Әмма аның үлеме турында гаиләсенә әйтмиләр, Чиләбе өлкәсенә сөрелде, диләр, гаилә бу турыда дөреслекне 1989 елда, Сәмигула Мөхлисов аклангач кына белә. Хәзрәтне атып үтерү белән, аның хатыны Мәстүрә абыстайны, 8 баласы белән бергә, кыш уртасында өйләреннән куып чыгаралар. Мулла өендә милисә бүлеге ачалар, подвалында айныткыч ясыйлар. Кеше мунчасында кыш уздырган мулла гаиләсен җәй көне авылдан куалар, сөргенгә киткәнче кырдагы үз өлешен чәчеп калдырырга боералар. Бөтен мал-мөлкәте, ризыгы талап алынган абыстай, йорт саен йөреп, теләнеп ашлык җыя, аңа һәр өйдә берәр уч орлык бирәләр. Абыстай сөргенгә кырдагы җирен чәчеп китә... Мәстүрә абыстай Магнитогорскида 90 яшенә җитеп үлә, намазын калдырмый, 8 баласын да сөрген шартларында дини итеп тәрбияли. Әлбәттә, бу нәселне дә биредә Магнитканың чуен казаннарына салып кайнаталар, бозлы баракларда катыралар, әмма иманлы нәсел исән кала, хәзер алар Магнитогорскида, Чиләбедә, Казанда, Алабугада, Әлмәттә һәм башка урыннарда мөселман-татар булып яшәп яталар. Мәстүрә абыстайның сөргенгә сөрелгән олы кызы Гайшә әби хәзер үзе туксанның теге ягында, завод территориясендә калган өендә яшәп ята.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.