Түлә-Буга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Түлә-Буга
Алтын Урданың өченче ханы
Вазыйфада
1287 – 1291
Аңа кадәр Туда-Мәнгү
Дәвамчысы Туктай
Җучи Олысының сигезенче хакиме
Туган XIII гасыр
Алтын Урда
Үлгән 1291(1291)
Әти Тарбу

Түлә-Буга (tat. lat. Tülä-Buğa, ﺗوﻟﻪ-ﺒِوﻌﺎ) - Алтын Урда ханы (12871291). Тарбуның улы, Батуның туруны [1], Туда-Мәнгү дәвамчысы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урда 1300 елда

Хакимияткә килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәнгүтимер үлгәннән соң тәхет өчен көчле көрәш башлана. Мәнгүтимер васыятендә хан тәхетен үзенең туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның васыятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәнгү (12821287) менеп утыра. Туда-Мәнгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары—Мәнгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык хисе уята. Аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Васыятьне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә (1287—1291).

Яулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түлә-Буга белән Туда-Мәнгү Маҗарстанга һәм Польшага яуларда катнашкан (1285-1287).

1288 елда Рязань һәм Муром кенәзлекләренә яу белән бара, күтәрелешне бастыра.

Үлем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәкләрибәк Нугайга каршы көрәштә вафат булган: Нугай Мәнгүтимернең Туктай дигән улы белән дуслашып ала да Түлә-Буганы да, Туктайның ир туганнарын да үтертеп бетерә.

Түлә-Буга идарә итү чоры - Алтын Урданың чуалыш дәвере. Эчке чуалышлар сәбәбе - төмән Нугайның эшчәнлеге һәм мәкерләре.

Түлә-Буга үтергәннән соң тәхеткә Туктай утыра һәм 12911312 елларда идарә итә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Туда-Мәнгү
Алтын Урда ханы

12871291
Аннары:
Туктай

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. оныгының улы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Вернадский Г. В. Монголы и Русь = The Mongols and Russia / Пер с англ. Е. П. Беренштейна, Б. Л. Губмана, О. В. Строгановой. — Тверь, М.: ЛЕАН, АГРАФ, 1997. — 480 с. — 7000 экз. — ISBN 5-85929-004-6
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.