Урал алды бөгеле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урал алды бөгеле latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Урал алды бөгеле

Урал алды бөгеле (Урал алды тирәчле бөгеле, Урал алды депрессиясе - рус. Предуральский краевой прогиб) — Урал җыерчыклы системасының эре геологик структурасы. Уралның һәм Көнчыгыш Аурупа платформасындагы Рус плитасы көнчыгыш читенең, шулай ук Печора һәм Баренц диңгезе метаплатформалы өлкәсенең җыерчыклары арасында урнашкан 1 нче дәрәҗәле кире тектоник структура [1]..

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тау алды бөгеле (рус. Краевой прогиб) җыерчыклы система һәм континенталь платформа кушылган зонадагы җир кабыгының озын булып сузылган бөгеле. Типик тау алды бөгелләре палеозой, мезозой һәм кайнозой җыерчыклы системалары чигендә палеозойның 2 нче яртысыннан башлап платформа өлкәләре белән формалаша (мәсәлән, соңгы палеозой Урал алды, мезозой Верхоян алды, альп Карпат алды һәм Гималай алды бөгелләре)[2].

Урал алды тирәчле бөгеле Могажардан алып Баренц диңгезе ярларына кадәр субмеридиональ юнәлештә сузылган. Бөтен озынлыгы — 2000 километр, Башкортстан территориясендә — 525 километр, киңлеге — 70 чакрымга кадәр. Башкортстанда Каратау калкуы Урал алды бөгелен төньяк һәм көньяк өлешләргә бүлә. Төньяк өлешендә — Йөрүзән—Сылва депрессиясе, көньяк өлешендә Шихан—Ишембай тау биле бүлгән Морак депрессиясе белән Агыйдел депрессиясе аерыла[3]

Урал алды бөгеле кембрий алдының өске өлеше, палеозой һәм кайнозой утырмаларыннан тора. Урал алды бөгеленең риф массивлары зонасы чагылдырган көнбатыш чиген әчеле‑әртә яшендәге платформа фациясенең карбонатлы тау токымнары белән шул ук яшьтәге депрессия фациясенең карбонатлы‑балчыклы тау токымнарының алмашынуы билгели.

Урал алды бөгеленең көнчыгыш чигенә әртә ярусындагы барча үсештәге терриген токымнарның карбон карбонатларына алмашынуы хас.

Бөгел көнбатыштан көнчыгышка карый тышкы, үзәк һәм эчке зоналарга аерыла[4].

Тышкы зонадагы әчеле‑әртә катламнарында киртә тибындагы риф массивлары киң үсешкән. ШиханИшембай тау билендә алар өлешчә җир өстенә чыга, Каратау яны районында, Агыйдел депрессиясендә һәм ЙөрүзәнСөлил депрессиясенең барлык сузымында тулысынча җир өстендә ята.

Күмелеп калган риф массивларының күбесе нефть һәм газ тозаклары булып тора, мәсәлән, аларга Ишембай, Столяровка, Введеновка нефть чыганаклары керә.

Бөгелнең үзәк зонасына көңгер ярусының иң калын токымнары киселеше карый.

Берничә киртләчтә урта һәм өске карбон катламнарында нефть‑газ һәм нефть чыганаклары ачылган (Мәтәле, Кызылбай, Әләгәз һ.б.).

Урал алды бөгеленең көньяк өлешендә каплау шудырмалары күп, аларның алгы ягы буйлатып — кинҗәбулат тибындагы тезмә җыерчыклар, арткы өлешләрендә тәйрүк тибындагы гөмбәзгә охшаш җыерчыклар барлыкка килгән. Каплау шудырмасы өлгесе — Карлы—Волостновка—Тәвәкән каплау шудырмасы, ул төньяктан көньякка карый 220 чакрымга сузылган. Җыерчыкларның көнбатыш битләре текәрәк, аларга өске франс‑турней, урта карбон һәм аскы пермь утырмаларындагы ятышлар белән Карлы, Борын, Цветаевский, Салих, Кинҗәбулат, Воскресенск, Волостновка һәм Тәвәкән нефть чыганаклары карый[5].

Көньяк‑көнчыгышта урта карбонның чатнаган коллекторларында күкертле водородлы газ чыганакларын (Бөркет, Исем, Сарытау, Подгорный) контролдә тоткан каплау шудырмасы табылган.

Эчке зонада Йөрүзән—Сылва депрессиясе чикләрендә Апут газ яткылыгы ачылган[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Малая горная энциклопедия, Т 3. ред. Белецкий, Владимир Стефанович. — Донецк: Донбас, 2004. ISBN 966-7804-14-3
  • Проворов В. М. Предуральская депрессия // Минерально-сырьевые ресурсы Пермского края. Пермь, 2006. С. 71-74.
  • Особенности геологического строения Предуральского краевого прогиба / Неганов В. М. и др. // Геофизика, 2000. С. 29-33.
  • Урал алды бөгеле // Башкортстан энциклопедиясе — Өфе: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]