Уругвай һимны
Уругвай һимны | |
---|---|
Ноталы бит | |
Сүзләрнең авторы | Франсиско Акунья де Фигероа |
Композиторы | Франсиско Хосе Дебали |
Дәүләт | ![]() |
Билгеләнү вакыты | 1848 ел |
— һимнның иң кыска башкарылышы
— һимнның озайтыбрак уйнала торган башкарылышы
— һимнның оркестр һәм хор тарафыннан башкарылышы
Һимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
"Orientales, la Patria o la Tumba!" ("Уругвайлылар, йә Ватан, йә үлем!") — Уругвай Көнчыгыш җөмһүриятенең дәүләт һимны. Уругвайлылар үзләрен "Оrientales", ягъни "Көнчыгышлылар" дип атыйлар. Илнең бүгенге территориясе Испания колониаль хакимлеге заманында Ла-Плата вице-кыйраллыгы составына кергән һәм Көнчыгыш Яр буе провинцияләре дип аталган. Аргентина бәйсезлек алганда җирле халык, яңа бәйлелеккә эләкмәс өчен, үз Ватанын Уругвай дәүләте (илнең иң зур елгасы исеме буенча) итеп аерып чыгару өчен көрәшкән һәм ахыр чиктә үз максатына ирешкән дә.
Һимнның берничә варианты кулланыла. Тулы версиясе – дөньяда иң озын дәүләт һимннарының берсе дип санала: аны башкару 15 минуттан артык дәвам итә. Халыкара сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында башта һимнның сүзсез кереш өлеше (увертюрасы) оркестр тарафыннан гына уйнала, азагында уругвайлыларга үз Ватаннарына бер куплетлык шәһадәтнамә бирү мөмкинлеге бар.
Һимнның ике куплеттан торган җыйнаграк варианты да бик популяр. Иң мәгърур һәм дәртләндергеч варианты "Мурга версиясе" [1] дип атала. Ул Уругвайның эчке рәсми һәм тантаналы чараларында һәм еш кына Көньяк Америка күләмендәге халыкара спорт уеннарында башлап җырлаучы солист тарафыннан башкарыла. Һимнның кереш өлешен төшереп калдыралар, һәм гаять үзенчәлекле итеп эшкәртелгән музыкасы һәм тексты 4 минут ярым дәвамында җырлана.
Һимнның текстын Франсиско Акунья де Фигероа (Francisco Acuña de Figueroa) язган. Бу шагыйрь шулай ук Парагвай дәүләт һимнының да авторы (Paraguayos, República o Muerte – Парагвайлылар, Җөмһүрият яки үлем).
Уругвай һимнының тексты рәсми рәвештә 1833 елның 8 июлендә кабул ителгән. Музыкасын Франсиско Хосе Дебали (Francisco José Debali) һәм Фернандо Кихано (Fernando Quijano) язган. Алар һимнга музыкаль теманы Италия композиторы Доницетти (Donizetti) операсыннан алган дип фаразлана. Һимн беренче тапкыр тулысынча 1845 елның 19 июлендә башкарылган һәм 1848 елның 25 июлендә дәүләт һимны буларак расланган. 90 ел үткәч, 1938 елның 20 маенда, текстка үзгәрешләр кертелгән, аларны Херардо Грассо (Gerardo Grasso) һәм Беноне Калькавекья (Benone Calcavecchia) тәкъдим иткән.
испанча | татарча |
Orientales, la Patria o la Tumba! | Ватандашлар, туган ил йә үлем! |
Versión Murga — Мурга версиясе' Orientales, la Patria o la Tumba! |
Мурга версиясенең тәрҗемәсе Ватандашлар, туган ил йә үлем, |