Урус-хан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урус-хан latin yazuında])
Урус-хан
Алтын Урданың ханы

1372 - 1374
Аңа кадәр Мөхәммәт Булак
Дәвамчысы Чиркәс хан
Алтын Урданың ханы

1375
Аңа кадәр Мөхәммәт Булак
Дәвамчысы Мөхәммәт Булак
Туган билгесез
Үлгән 1377(1377)
Әти Чимтай[d]
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

Урус хан[1] шулай ук Мөхәммәд Урус, Рус хан, Арыс хан (tat. lat. Urus-xan(үле сылтама), казакъча Орыс-хан, ?-1377) - Ак Урда ханы [2], бөтен Алтын Урданы берләштерергә тырышкан хан. Кайбер чыганаклар буенча Күк Урда ханы.

Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан (1372—1375, 1375—1377).

Чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Тарих-и Гузида-йи Нусртат Намә" (Сайланган җиңүләр тарихы) китабы буенча Урус хан Чыңгызхан нәселеннән чыккан: Чыңгызхан - Җучи - Тука-Тимер - Үз-Тимер - Хуҗа - Бадыйк - Урус-хан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Чымтай үлгәннән соң Урус-хан Ак урда тәхетенә утыра. Урус хан Сыгнак (Көньяк Казакъстанда урнашкан шәһәр) тәхетенә Тука-Тимер нәселеннән чыккан дәгъвачыларны үтерә.

Аксөякләргә таянып Сыгнак төбәген Алтын Урдадан аерырга тырышкан, үзенне бәйсез хан итеп игълан иткән, үз акчасы суга башлаган.

1372 елда Алтын Урда үзәгенә һөҗүм итә. Алтын Урда низаглашу чорында зәгыйфьләнә һәм Урус хан Сарай-Беркә шәһәрен басып ала.

1370 елда Хаҗи Тархан шәһәрен басып ала.

1374-1375 елларда ватандашлар сугышы нәтиҗәсендә Сарай тәхетендә башта Урус хан, аннары Чиркәс, Мөхәммәт Булак утыралар.

1375 елда Мөхәммәт Булак Сарайны басып ала һәм Урус ханны Сыгнакка куа.

Алтын Урда үзәгендә җиңелгәч Урус хан Туктамыш улы Җәләл-әд-Дин тарафыннан үтерелә.

Урус-хан балаларыннан Казакъ ханнары чыкканнар дип санала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар тарихында Урус-хан дип йөртелә, рус милләтеннән чыкмаган шәхес.
  2. БСЭ. — 1969—1978(үле сылтама)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Мөхәммәт Булак
Алтын Урда ханы

1372-1375
Аннары:
Каһанбәк хан

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.