Эчтәлеккә күчү

Учительская газета

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Учительская газета latin yazuında])
Учительская газета
Формат

А2


Нәшер итүче

ЗАО «Издательский дом «Учительская газета»

Мөхәрир

П.Г. Положевец

Нигезләнгән

1924

Тел

рус теле

Төп офис

Россия, 107045, Мәскәү, Ананьевский тык., 4/2, стр. 1

Тиражы

96 000

ISSN

1607-2162


Веб-сайт: http://www.ug.ru/

Бүләкләр:

Ленин ордены

Учительская газета (Укытучылар гәзите) — Россия мәгариф хезмәткәрләренә юнәлгән Мәскәүдә чыгучы атналык басма.

Бу гәзиткә 1924 елда Н.К. Крупс­каяның катнашлыгында нигез салына. Ул, ССРБ Мәгариф халык комиссариаты һәм мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждениеләр хезмәт­кәрләре һөнәри берлегенең Үзәк комитеты органы буларак, Мәскәүдә нәшер ителә башлый. Гәзитнең беренче мөхәррире — язучы Сергей Ингулов (1893-1938). Алга таба ул “Новый мир” журналы мөхәррире, “Политбеседы”, “Политграмота” китаплары авторы, СССРның Әдәбият һәм нәшрият буенча баш ида­рәсе нәчәлниге булып эшли. Анда Совет дәүләтенең күренекле эшлек­леләре А.В. Луначарский, М.И. Калинин, А.С. Макаренко, В.А. Сухомлинский чыгышлары басыла.

Бөек Ватан сугышы вакытында гәзит ел дәвамында Кировта нәшер ителә. Гәзиткә язылудан кергән акчага “Халык укытучысы” танклар колоннасына акча җыела. Сугыштан соңгы елларда “Учительская газета” беренчеләрдән булып В.А. Сухомлинский язмасын бастыра.

Гәзит 1970 елларда атнасына өч тапкыр 1,5 миллион данә белән чыга. 1974 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1986 елның 19 октябрендә гәзиттә педагог-новаторлар төркеме, шулай ук, публицистлар С.Л. Соловейчик һәм В.Ф. Матвеевның “Хезмәттәшлек педагогикасы” дип аталган мәкаләсе дөнья күрә. Анда, авторитар педагогикадан баш тартып, мәктәпне демок­ратияләштерү һәм гуманлаштыру кирәклеге турында сүз бара.

1986 елның көзеннән 1989 ел ахырына кадәр гәзит совет мәгарифе системасын демократияләштерүчеләрнең трибунасына әверелә. Ул чордагы язмалар яңалык кертүче педагоглар һәм галимнәр (Ш. Амонашвили, В. Караковский, В. Шаталов, Э. Днепров), шулай ук, демократик карашлы журналистлар (С. Соловейчик, Т. Миледина, И. Ханхасаева) тарафыннан языла.

1989 елның 1 гыйнварыннан гәзит КПСС Үзәк Комитеты органы булып исәпләнә башлый. Бу хәл баш мөхәр­рирнең автоматик рәвештә алмашынуына китерә, В.Ф. Матвеев вазыйфасын Г.М. Селезневка тапшыралар. Ул килү белән редакция позициясе урта­ча карашлыга әверелә: дәүләт мәгариф структураларын, Педагогия фәннәре академиясен тәнкыйтьләү кими, педагог-новаторлар турында аз языла башлый. Тикшеренүчеләр бил­геләвенчә, гәзиткә Селезнев җитәк­челек итә башлагач, басмада торгынлык чоры башлана. Мәсәлән, Эдуард Днепров “Учительская газета” ачыктан-ачык артка чигенә башлады” дип язды. Шулай да, 1989 елда гәзит “СССР­ның ел укытучысы” дигән Бөтен­союз конкурсын үткәрү башлангычы белән чыга.

1991 елда ул бәйсез басмага әйләнә. 1992 елдан башлап, атна саен 24 битле гәзит булып чыга башлый. 2010 елда “Учительская газета” басма киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкә­сендә Россия Федерациясе хөкүмәте премиясенә лаек була.

Ул Россиянең ике мөһим педагогия конкурсын оештыручы булып тора — “Россиянең ел укытучысы” һәм “Россия­нең иң яхшы мәктәпләре”.