Фоат Сәйфелмөлеков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фоат Сәйфелмөлеков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фоат Сәйфелмөлеков
Фоат Сәйфелмөлеков.jpg
Туган 16 июль 1916(1916-07-16)
РИ, Ташкәнт
Үлгән 25 август 1944(1944-08-25) (28 яшь)
Берлин, Өченче рейх
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Flag of Russia.svg/Russian coa 1917.svg Русия республикасы (ингл.)
Flag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1918–1937).svg/Emblem of the Russian SFSR (1918-1920).svg Совет Русия республикасы
Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Бүләк һәм мөкәфәтләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1990, вафатыннан соң)[1]

Фоат Хаҗиәхмәт улы Сәйфелмөлеков (16 июль 1916(1916-07-16), Ташкәнт, Ташкәнт өязе[d], Сырдәрья өлкәсе, Русия империясе25 аугыс 1944(1944-08-25) (28 яшь), Берлин, Өченче рейх) - Идел-Урал легионыннан җәлилче.

Ул 1916 елның 16 июлендә Ташкәнт шәһәрендә туа. 1938 елда Самарканд халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. Сугышкача Таҗик ССРда сәүдә Наркомлыгында эшли. 1941 елны сугышка китә.

Фоат Сәйфелмөлеков легион пропагандисты була. Әмма үз кешеләре арасында фашистларга каршылык күрсәтүгә чакыра. 1943 елда аның группасына Едлинодагы легион штабын шартлату йөкләннә, әмма план тормышка ашмый. Фоат Сәйфелмөлеков арестлана, аны кеше чыдамаслык җәфалыйлар, тик ул бер кешене дә атамый.

1944 елның 25 августында, көндезге беренче 12 минутта, Фашистик Алманияга каршы чыгучы буларак, фашистлар аны икенче итеп җәллад балтасы астына кертәләр.

Хатирә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл

Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]