Эчтәлеккә күчү

Фрунзик Мкртчян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фрунзик Мкртчян latin yazuında])
Фрунзик Мкртчян
Туган телдә исем әрм. Ֆրունզիկ Մկրտչյան
Туган 4 июль 1930(1930-07-04)[1]
Гөмре, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР[1]
Үлгән 29 декабрь 1993(1993-12-29)[2][3] (63 яшь)
Ереван, Әрмәнстан
Үлем сәбәбе яман шеш
Күмү урыны могила Мгера Мкртчяна[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Әрмәнстан
Әлма-матер Ирәван сәнгать-театраль институты[d][1]
Һөнәре актёр, театр режиссеры
Җефет Донара Мкртчян[d][4] һәм Тамара Оганесян[d][5]
Кардәшләр Альберт Мушегович Мкртчян[d]

 Фрунзик Мкртчян Викиҗыентыкта

Фрунзе (Фрунзик, Мгер) Мушег улы Мкртчян (әрм. Ֆրունզիկ (Մհեր) Մուշեղի Մկրտչյան; 1930, Ленинакан — 29 декабрь, 1993, Ереван) — совет һәм әрмән театр һәм кино актеры, театр режиссеры. СССРның халык артисты (1984), СССРның Дәүләт премиясе лауреаты (1978).

1930 елда Ленинаканда (хәзер — Гюмри), әрмәннәр геноциды качаклары булган күп балалы гаиләдә туган. 1945 елдан Ленинакан тукыма комбинатында киномеханик ярдәмчесе булып эшли, буш вакытларында шунда үзешчән драма түгәрәгендә шөгыльләнә. 1945-1946 елларда А. Мравян исемендәге Ленинакан театры студиясендә укый (хәзерге Вардан Аджемян исемендәге Гюмри драма театры). 1947 елдан әлеге театр актеры. 1951-1956 елларда Ереван театр-сәнгать институтында (В. Б. Вагаршян) укыган. Уку белән беррәттән кинога төшә башлый. Аның катнашлыгындагы беренче «В поисках адресата» фильмы 1955 елда чыга. 1956 елдан — Еревандагы Г. М. Сундукян исемендәге Әрмән театры актеры. Театр режиссеры буларак, Әрмәнстанда һәм чит илләрдә спектакльләр куя[6]. Соңгы елларда үз театрын булдыру белән мәшгүль булган (хәзер — Фрунзе Мкртчян исемендәге Ереван артистлар театры)[7]. 1993 елның 29 декабрендә Ереванда үз фатирында үлеп калган. Еревандагы Комитас паркы пантеонында җирләнгән.

  • Атасы — Мушег Мкртчян (1910-1961)
  • Анасы — Санам Мкртчян (1911-1970), савыт-саба юучы.
  • Агасы — Альберт (1937 елда туган), режиссер, сценарист
  • Апалары — Рузанна (1943 елда туган), Клара (1934-2003)
  • Беренче хатыны — Кнара, Мкртчян белән бер курста укыган
  • Икенче хатыны — Донара (1941-2011), уртак балалары булган, Русиядә «Кавказская пленница» фильмындагы Джабраил хатыны роле буенча билгеле. Сундукян исемендәге театр актеры. Нәселдән күчкән авыр психик авыру булу сәбәпле, соңгы 25 елын Севан психиатрия дәваханәсендә үткәргән[8]
  • Кызы — Нуне (Нина) (1959-1998), Аргентинада үлеп калган[9])
  • Оныгы (кызыннан) — Гаян (Ирэн), Аргентинада яши.
  • Улы — Вазген (Вааг) (1972-2003), әнисеннән күчкән авыр психик авырулы
  • Өченче хатыны — Тамара, актер Әрмәнстан Язучылар берлеге рәисе Грачья Оганесян кызы.
Фрунзик Мкртчянга багышланган Әрмәнстан почта маркасы

Булачак актерның ике исеме булган. Тәүгесе — Мгер, аны өйдә шулай йөрткәннәр. Рәсми исеме — Фрунзе — гражданнар сугышы герое Михаил Фрунзе хөрмәтенә кушылган[10]). Балачакта «Танау» кушаматын йөрткән[11].

  • 2006 елда Әрмәнстанда почта маркасы чыккан.
  • 2007 елда Мәскәү заман сәнгать музеенда «Мимино» комедиясе геройларына багышланган һәйкәл куелган, шул исәптән Мкртчянга да.
  • 2007 елда М. Сарьян исемендәге скверда, Ереван үзәгендә (Әрмәнстан) «Мужчины» фильмына да һәйкәл ачылды, шул исәптән Мкртчянга да. Авторы — Давид Минасян.
  • 2011 елда Дилижан шәһәрендә да (Әрмәнстан) «Мимино» комедиясенә һәйкәл куелды.
  • 2011 елда Тбилиси (Грузия) Авлабари районында «Мимино» фильмы геройларына һәйкәл ачылды, авторы — Зураб Церетели.
  • Гюмри шәһәрендә аның исемендәге музей эшләп килә, Вардан Ачемян ис. Гюмри дәүләт драма театры алдында һәйкәл куелган; Ереванда Мгер Мкртчянның Артистлар театрына мемориаль такта куелган.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Әрмән ССРның халык артисты (1971)
  • Дагстан АССР атказанган артисты (1972)
  • СССР ның халык артисты (1984)
  • СССР Дәүләт премиясе — «Мимино» фильмында катнашкан өчен (1978)
  • Әрмән ССРның Дәүләт премиясе — «Треугольник» фильмында катнашкан өчен (1975)
  • Изге Месроп Маштоц ордены (үлгәннән соң) (2001)[12]
  • Еревандагы Бөтенсоюз кинофестивале («Солдат һәм слон» фильмындагы актерлык эше өчен беренче приз, 1978)
Дилижан каласындагы «Мимино» фильмында һәйкәл
  1. 1955 — В поисках адресата — эпизод
  2. 1956 — Из-за чести — Вардан
  3. 1959 — О чем шумит река — Хачатур
  4. 1959 — 01-99 (кыска метражлы) — Гарсеван
  5. 1960 — Парни музкоманды— Арсен
  6. 1962 — Хозяин и слуга (кыска метражлы) — Симон
  7. 1963 — Огонь (кыска метражлы) — Мисак
  8. 1965 — Тридцать три — профессор Брокк
  9. 1966 — Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика — Джабраил, Нинаның бабасы
  10. 1966 — Айболит-66 — пират, Бармалейның моңсу хезмәтчесе
  11. 1966 — Формула радуги — милиционер
  12. 1966 — Двадцать шесть бакинских комиссаров — мыеклы Гочи
  13. 1966 — Из времен голода (кыска метражлы) — Самбо
  14. 1967 — Треугольник — тимерче
  15. 1968 — Белый рояль — Юсуф Юсуфович Ахмедов
  16. 1968 — Не горюй! — кулга алынган төрек
  17. 1969 — Взрыв после полуночи — Мухташев
  18. 1969 — Вчера, сегодня и всегда — мируж
  19. 1969 — Фотография (кыска метражлы) — Аваг
  20. 1969 — Адам и Ева — Бекир
  21. 1971 — Мы и наши горы — көтүче Ишхан
  22. 1971 — Хатабала — Шак
  23. 1972 — Мужчины — Сурен
  24. 1972 — Айрик (Папа) — Овсеп
  25. 1972 — Памятник (кыска метражлы) — Авак
  26. 1973 — Приключения Мгера в отпуске — Мгер
  27. 1977 — Багдасар разводится с женой — Багдасар
  28. 1977 — Каменная долина — Сандро
  29. 1977 — Наапет — Апро
  30. 1977 — Солдат и слон — Арменак
  31. 1977 — Мимино — Рубик Хачикян (Рубен Вартанович Хачикян), шофер
  32. 1979 — О, Геворк (кыска метражлы) — төп роль
  33. 1979 — Суета сует — Борис Иванович
  34. 1979 — Добрая половина жизни — эпизод
  35. 1979 — Приключения Али-бабы и сорок разбойников — Мустафа
  36. 1979 — Мир в зеркальце (киноальманах) — артист Мкртчян
  37. 1980 — Пощечина — Григор-ага
  38. 1980 — Крупный выигрыш — Гарник
  39. 1981 — Тифлис—Париж и обратно — Рачик
  40. 1981 — Перед закрытой дверью — Вартан
  41. 1981 — Скромный человек (кыска метражлы) — главная роль.
  42. 1982 — Песнь прошедших дней — Никол
  43. 1983 — Пожар — Рубен
  44. 1983 — Одиноким предоставляется общежитие — Нинаның ире
  45. 1984 — Легенда о любви — юлбасар
  46. 1984 — Всадник, которого ждут — эпизод
  47. 1984 — Танго нашего детства — әти
  48. 1987 — Как дома, как дела?

Телеспектакльләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1987 — На дне — Барон.
  1. 1987 — «На дне» (фильм-спектакль) (П. Дноян белән).
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Հայկական սովետական հանրագիտարանԵրևան: 1981.
  2. Deutsche Nationalbibliothek Record #1018409726 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  3. Find A Grave — 1996.
  4. https://avproduction.am/?ln=am&page=person&id=105
  5. https://avproduction.am/?ln=am&page=person&id=1709
  6. «Фрунзик Мкртчян Я так думаю…» Кора Церетели: рецензии и отзывы на книгу | ISBN 978-5-89533-216-0 | Лабиринт
  7. Что вы знаете о трагической судьбе Фрунзе Мкртчяна?
  8. Она ушла с мечтой о сцене, archived from the original on 2011-12-30, retrieved 2021-10-08 
  9. Êàê îíè óìåðëè (Ôðóíçå Ìêðò÷ÿí)
  10. Вита Рамм. Человек с хорошим лицом 2009 елның 28 февраль көнендә архивланган. // Известия, 28.12.2008
  11. Наум Ципис. Эпикур Неоклетович и замостянские клички, журнал «Мишпоха», № 32, 2013
  12. Награды Фрунзика Мкртчяна 2013 елның 3 декабрь көнендә архивланган.