Футбол буенча Төркия чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Футбол буенча Төркия чемпионаты latin yazuında])
Футбол буенча Төркия чемпионаты
Нигезләнү датасы 1956
Логотип
Спонсор Spor Toto[d]
Бәйге квалификациясе ирләр футболы[d]
Спорт төре футбол
Дәүләт  Төркия
Вакыйганың ешлыгы 1 ел
Сезон башлана Җәй
Оештыручы Төркия футбол федерациясе[d]
Катнашучылар саны 18
Ыспурт лигасы дәрәҗәсе 1
Түбәнрәк дәрәҗә лига Первая лига Турции по футболу[d]
Рәсми веб-сайт tff.org/Default.aspx?pageID=80(төр.)(ингл.)
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 499 919
 Футбол буенча Төркия чемпионаты Викиҗыентыкта

Төркия футбол суперлигасы (төр. Spor Toto Süper Lig) — Төркия футболының иң көчле дивизионы. Гадәттә ярышларда 18 клуб катнаша, әмма 2020/2021 сезонда COVID-19 коронавирус пандемиясе аркасында аларның саны 21кә җиткән. Һәр сезоннан соң соңгы өч урынны алган клублар беренче лигага күчә, ә аларның урыннарын беренче лиганың иң көчле ике командасы һәм Беренче лига плей-оффында җиңүче команда ала.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лига 1959 елда Истанбул, Әнкара һәм Измир төбәк лигаларын берләштерү нәтиҗәсендә оештырыла, беренче сезон Милли лига дип атала. Һәр яңа сезон август ахырында башлана һәм декабрьдән гыйнвар аена кадәр кышкы тәнәфес белән май аенда тәмамлана. Чемпионат 2 әйләнештә уздырыла, һәр команда бер-берсе белән өйдә һәм кунакта уйный. Чемпион һәм вице-чемпион УЕФА Чемпионнар лигасында уйнау хокукын ала, ә бакыр призер һәм 4 нче урынны алган команда УЕФА Европа лигасында уйный. 2005 елдан, «Turkcell» мобиль элемтә компаниясе белән спонсорлык килешүе нигезендә, лига «Türkcell SuperLig» дип атала. 2010 елның 12 августында, «Spor Toto» букмекерлык компаниясе белән 5 еллык спонсорлык контракты төзелү сәбәпле, лига «Spor Toto Süper Lig» дигән рәсми исем ала[1].

Сезон август аеннан май аена кадәр дәвам итә, һәр клуб ике тапкыр калган клублар белән очраша: бер тапкыр үз кырында һәм бер тапкыр көндәш команда кырында, шул ук вакытта һәр команда 2 тур үткәрә. Шулай итеп, 18 клуб өчен Суперлига сезоны 34 матчтан тора. Матчта җиңү өчен команда өч очко ала, тигез исәпкә — бер очко. Җиңелгән очракта команда очколар алмый. Һәр сезон тәмамлангач, барысыннан да күбрәк очко җыйган клуб чемпион титулын ала. Очколар тигез булган очракта титул туплар аермасы буенча бирелә, туплар аермасы тигез булганда — кертелгән голлар буенча. Сезон нәтиҗәләре буенча иң аз очко җыйган өч команда Беренче лигага чыга, ә аннан, Суперлигага өч команда чыга.

Еврокубокларга квалификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суперлига кубогы дизайны

Һәр сезон нәтиҗәләре буенча ике иң яхшы команда УЕФА Чемпионнар лигасында катнашу өчен квалификацияләнә. 2021 елга УЕФА коэффициентлары таблицасында позиция нигезендә (13 урын), клуб-чемпион плей-офф раундыннан, ә икенче урынны алган команда икенче квалификация раундыннан башлый. Өченче урынны алган команда УЕФА Европа лигасы плей-офф раундыннан башлый. Дүртенче һәм бишенче урыннарны алган клублар Конференцияләр лигасында катнашачак.

Сезон[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иң күп җиңү яулаган: «Галатасарай» (22 тапкыр);
  • Иң зур җиңүләр: 1989/1990 еллар сезоны — «Бешикташ» — «Адана Демирспор» (10-0);
  • Оттырышсыз серия: «Бешикташ» (48 матч).

Иганәчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2005-2010: Turkcell (Turkcell Süper Lig)
  • 2007 — хәзерге вакыт: Spor Toto (Spor Toto Süper Lig)
Клуб Чемпионнар Җиңү елы
«Галатасарай»
22
1962, 1963, 1969, 1971, 1972, 1973, 1987, 1988, 1993, 1994, 1997, 1998, 1999, 2000, 2002, 2006, 2008, 2012, 2013, 2015, 2018, 2019
«Фенербахче»
19
1959, 1961, 1964, 1965, 1968, 1970, 1974, 1975, 1978, 1983, 1985, 1989, 1996, 2001, 2004, 2005, 2007, 2011, 2014
«Бешикташ»
16
1957, 1958, 1960, 1966, 1967, 1982, 1986, 1990, 1991, 1992, 1995, 2003, 2009, 2016, 2017, 2021
«Трабзонспор»
6
1976, 1977, 1979, 1980, 1981, 1984
«Истанбул Башакшехир»
1
2020
«Бурсаспор»
1
2010

Рекордлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сезон[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иң озын сезон — 1962/63 (42 матч)

Команда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Наибольшее количество чемпионств: «Галатасарай» (22 тапкыр)
  • Иң зур җиңүләр: 1989/1990 еллар сезоны — «Бешикташ» — «Адана Демирспор» (10-0);
  • Оттырышсыз серия: «Бешикташ» (48 матч)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. World Soccer Reader « Spor Toto Lands Turkish Super League Naming Rights. әлеге чыганактан 2016-03-08 архивланды. 2021-07-21 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]