Хавьер Грасия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хавьер Грасия latin yazuında])
Хавьер Грасия
Javier Gracia Carlos
Туган телдә исем Javier 'Javi' Gracia Carlos
Туган 1 май 1970(1970-05-01) (53 яшь)
Памплона, Испания
Милләт испан
Ватандашлыгы Испания
Һөнәре футбол тренеры, футболчы (ярым сакчы)
Спорт такымы әгъзасы Льейда[d], Реал Вальядолид[d], Атлетик Билбао B[d], Реал Сосьедад[d], Вильярреал[d], Кордова[d], Испания милли 20 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d] һәм Испания яшьләр футбол җыелмасы[d]

 Хавьер Грасия
Javier Gracia Carlos
Викиҗыентыкта

Хавьер Грасия Карлос (испанча Javier 'Javi' Gracia Carlos; 1970, Памплона, Испания) — Испаниянең элеккеге футболчысы, ярым сакчы, "Реал Сосьедад" һәм "Вильярреал" испан футбол клублары өчен чыгыш ясаган. Рубин футбол клубының баш тренеры (2016 елның 27 мае2017 елның июне).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Грасия "Атлетик Билбао" клубында тәрбияләнгән спортчы.

1993 елда "Реал Вальядолид" клубына күчә һәм ике ел дәвамында уңышлы рәвештә уйный.

1995 елда «Реал Сосьедад» клубына күчә, анда лидер була, 4 сезон дәвамында 100 матчта уйный. 1999 елда «Вильярреал» клубына китә.

2004 елда "Кордова" клубында футболчы карьерасын тәмамлый һәм тренер булып эшли башлый.

2004 елда «Вильярреал» яшьлек клубы баш тренеры булып эшли башлый.

2011-2012 елларда Олимпиакос һәм Керкира грек клублары баш тренеры.

2012-2014 елларда Испаниягә кайта, анда «Альмерия» һәм «Оссасуна» уңышлы баш тренеры була.

2014-2016 елларда «Малага» клубының баш тренеры.

2016 елның 27 маенда «Рубин» футбол клубы белән 4 еллык килешү имзалый, кайбер чыганак буенча эш хакы 2,5 млн. евро тәшкил итә[1].

2017 елның июнь аенда «Рубин» футбол клубы белән төзелгән 4 еллык килешү вакытыннан алда өзелә, клуб аңа 10 млн евро күләмендә акча түләргә тиеш иде[2], ләкин матбугат белдергәнчә, ирешелгән килешү буенча клуб берни туләмәс [3].

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Атлетик Билбао B (1989; 1992; 100; 12)
    Испания милли 20 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы (1989; 1990; 3; 0)
    Испания яшьләр футбол җыелмасы (1990; 1991; 2; 0)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.rusfootball.info/rss/1146360298-haver-grasiya-budet-zarabatyvat-v-rubine-25-mln-v-god.html ХАВЬЕР ГРАСИЯ БУДЕТ ЗАРАБАТЫВАТЬ В "РУБИНЕ" € 2,5 МЛН В ГОД
  2. Хавьер Грасия покидает «Рубин»
  3. https://www.business-gazeta.ru/news/348238 «Рубин» не заплатит неустойку за разрыв контракта с Грасией