Радик Шәймиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радик Шәймиев latin yazuında])
Радик Шәймиев
Туган телдә исем Радик Минтимер улы Шәймиев
Туган 14 ноябрь 1964(1964-11-14) (59 яшь)
ТАССР Минзәлә
Яшәгән урын Вишневски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Һөнәре инженер-төзүче, бизнесмен
Балалар кызы Камилә
Ата-ана
Кардәшләр Айрат Шәймиев[d]

Радик Шәймиев, Радик Минтимер улы Шәймиев (рус. Шаймиев Радик Минтимерович) — бизнесмен, «НИРА – Экспорт» ҖЧҖ генераль директоры (1992 елдан), «ТАИФ» ААҖ (ДК) директорлар шурасы әгъзасы (1996 елдан). «Рубин» футбол клубы президенты (2017 елның маеннан). Автокросс буенча Европа чемпионы (2003), халыкара класслы спорт остасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елның 14 ноябрендә Татарстан АССР Минзәлә шәһәрендә туган.

1982-1989 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында «инженер-төзүче» белгечлегенә укый. 1983-1985 елларда, институтның 2нче курсыннан соң, Кызыл байраклы Тын океан флотында хезмәт итә. Армиядән соң институтны кызыл дипломга тәмамлый.

1989-1990 елларда «Казгражданпроект»ның 2нче санлы архитектура-планлаштыру остаханәсендә инженер.

1990-1992 елларда «Казан» тышкы сәүдә берләшмәсенең фәнни-җитештерү үзәге генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары.

1992 елдан «НИРА–Экспорт» ҖЧҖ оештыручысы (Никола Копривица белән бергә) һәм генераль директоры[2]. НИРА Никола, Радик исемнәренең беренче ике хәрефеннән ясалган.

1996 елдан «ТАИФ» ААҖ генераль директорының баш киңәшчесе.

1998 елда «Татнефть» ААҖ директорлар шурасы составына керә.

2017 елның маеннан «Рубин» футбол клубы президенты[3].

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе — Минтимер Шәймиев. Әнисе - Сәкинә Шакир кызы (1939-2018). Абыйсы – Айрат (1962).

  • Беренче хатыны Наилә Илгиз кызы (1965), табиб[4].
кызы Камилә Радик кызы (1987)
  • Икенче хатыны, ике баласы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]