Ханна Матильда Тенгелин-Винге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ханна Матильда Тенгелин-Винге latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
швед. Hanna Mathilda Winge-Tengelin
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык Flag of Sweden.svg Швеция
Туу датасы 4 декабрь 1838(1838-12-04)[2]
Туу урыны Гөтеборг, Швеция
Үлем датасы 9 март 1896(1896-03-09)[2] (57 яшь)
Үлем урыны Гөтеборг, Швеция
Ире яки хатыны Мортен Эскиль Винге[d][3]
Әһәмиятле кеше Гёбель Сельма[d]
Һөнәр төре рәссам, рәсемче, художник по текстилю
Нигезләүче Q10604264?
Әгъзалык Married Woman's Property Rights Association[d]
Әлма-матер Королевская художественная академия[d]
Обучался у Johan Ringdahl[d] һәм Боклунд, Йохан[d]
Жанр жанровая живопись[d]
Әсәрләр җыентыгы Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d]
Статус авторского права как автора срок действия авторских прав истёк[d]
Commons-logo.svg Ханна Матильда Тенгелин-Винге Викиҗыентыкта

Ханна Матильда Винге тумыштан Тенгелин (швед. Hanna Mathilda Winge-Tengelin, 4 декабрь 1838 ел, Гетеборг, Швеция9 март 1896 ел, Гетеборг, Швеция) — Швеция рәссамы, нәфис тукыма буенча рәссам һәм оста.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ханна сәнгать чуку остасы Юхан Тимофеус Тенгелин һәм аның хатыны Анна Мария, тумыштан Гультман гаиләсендә туган. 1859 елдан Юхан Юлиус Рингдалның остаханәсендә укый. 18641867 елларда Король сәнгать академиясендә укый, анда академия профессоры Юхан Кристоффер Боклунд аның остазы була. Ул академия студентлары арасында беренче хатын-кызларның берсе була, 1864 елга кадәр академияга ирләр генә кабул ителә. 1867 елда рәссам Мортен Эскиль Вингега кияүгә чыга. Италияда һәм Германияда укый.

Рәсем сәнгатендә Тенгелин-Винге иҗатының юнәлеше тормышка бәйле сынлы сәнгать була, ул берничә гүзәл швед халык көнкүреше күренешен сурәтли[4].

«Ятьмә үрү», киндер, май, 1870
«Ана һәм балалар белән интерьер», киндер, май, 1872

Сынлы сәнгатьтән тыш, Тенгелин-Винге швед милли тукыма дизайнына шактый зур өлеш кертә. Ул алтарь әһелләре, шул исәптән, 1882 елда Швед лютеран чиркәвенең төп соборы — Уппсала Кафедраль соборы өчен булдырылган киемнәр дизайнеры була.

1874 елда Тенгелин-Винге «Дуслар-Һөнәрчеләр» (Handarbetets vänner) ассоциациясен нигезләүче була, ул сәнгать җитәкчесе, һәм күп еллар дәвамында төп көч була. Оешма туку һәм һөнәр промыслосында милли традицияләрне яңарту һәм булышу бурычларын куя. Берләшмә һөнәрчеләр берләшмәсе генә түгел, ә шулай ук хатын-кызлар оешмасы була. «Дуслар-Һөнәрчеләр» ассоциациясен нигезләүчеләр арасында хатын-кыз хокуклары өчен швед активисткалары Софи Адлерспарре һәм Молли Ротлиб була.

Ханна Матильда Тенгелин-Винге эшләре Швециянең Милли музеена, Төньяк илләре музеена, Норрчёпинг музеена һәм Линчёпингта Эстергётланд музеена куела.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]