Харис Мөлеков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Харис Мөлеков latin yazuında])
Харис Мөлеков
Туган телдә исем Мөлеков Харис Якуб улы
Туган 1 октябрь 1938(1938-10-01) (85 яшь)
Башкорт АССР Архангел районы Югары Ләмәз
Белем Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультеты
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2001).
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: техник фәннәр докторы (1998), профессор (2004),

Харис Мөлеков (1 октябрь 1938 ел28 октябрь 2012 ел) — галим-физик, техник фәннәр докторы (1998), профессор (2004), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2001).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Харис Якуп улы Мөлеков 1938 елның 1 октябрендә Башкорт АССРның Архангел районы Югары Ләмәз авылында туган.

Белорет районы җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Инҗәр урта мәктәбендә белем ала. Аннары Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә.

1961 елда югары белем алып чыга. Берникадәр эшләгәч, Свердловск шәһәрендә аспирантурада укуын дәвам итә һәм Дондагы Ростовның югары уку йортында фән кандидатлыгына диссертация яклый.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елдан шул шәһәрдәге авыл хуҗалыгы машиналары эшләү институтында хезмәт эшчәнлеген башлый

1972 елдан Башкорт дәүләт университетында укыта.

1977 елдан Башкорт дәүләт педагогия институтының гомуми физика кафедрасы мөдире.

1986 елда Металлның югары пластиклыгы проблемалары институтында (ИПИ) эшли, бер үк вакытта 2003 елдан Уфа дәүләт авиацион техник университетында укыта.

1998 елда «техник фәннәр докторы» темасына диссертация яклый.

2004 елда профессор дәрәҗәсе бирелә.

Харис Якуп улы Мөлеков күп аспирантларның остазы, яшьләрне фән юлына бастыруда зур өлеш кертә.

150 фәнни хезмәт язган һәм уйлап табу буенча бер хезмәте бар[1].

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Влияние структуры сплава Ni2.16Mn0.81Fe0.05Ga на температурную зависимость намагниченности //Доклады Российской Академии наук. 2005. Т.400. № 3 (соавт.);
  • Магнитные свойства магнитоупорядоченных металлов и сплавов с субмикрокристаллической структурой
  • ДИЛАТОМЕТР ДЛЯ ИЗМЕРЕНИЯ ТЕПЛОВОГО РАСШИРЕНИЯ ОБРАЗЦОВ МАЛЫХ РАЗМЕРОВ [1]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мулюков Харис Якупович [2] 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган.
  • Н. Миһранов. Классташым Харис — фән докторы [3](үле сылтама)
  • Сотрудники кафедры физики и технологии наноматериалов [4] 2018 елның 15 июль көнендә архивланган.
  1. Мөлөкөв Харис Яҡуп улы.