Хатын-кыз — милләт анасы (конкурс)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хатын-кыз — милләт анасы (конкурс) latin yazuında])
Хатын-кыз — милләт анасы
Нигезләнү датасы 2014
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Оештыру-хокук формасы иҗтимагый оешма[d]
Оештыручы Гөлнур Колсарина
Рәсми веб-сайт xn--80aayaqh8a8a1c.xn--p1ai

Хатын-кыз — милләт анасы — 2014 елда Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе урынбасары Гөлнур Колсарина инициативасы белән башланган проект. 2022 елдан Бөтенроссия форматына күчә[1].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда Ырымбурда үткән I Бөтен башкорт корылтаенда (съезды)нда 17 яшьлек Рабига Кушаева Самар губернасының Пугачев (Николаевск) өязеннән делегат булып катнаша һәм башкорт хатын-кызларына ир-егетләр белән беррәттән ватандашлар һәм сәяси хокуклар бирелү таләбен куеп[2] актив чыгыш ясый, аларны булдыру буенча ун пункттан торган ачык чаралар тәкъдим итә. Чыгышын ул: «Хатын-кыз — милләт анасы» дигән әһәмиятле юллар белән тәмамлый. Аның докладына яраклы, корылтай резолюциясенә тигез хокуклылык буенча пунктлар кертелә.

Конкурсның максатлары һәм бурычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатын-кызларның җәмәгатьчелек эшчәнлеген берләштерү, аларның эшчәнлеген бәяләү, җәмгыятьтә гүзәл затның статусын күтәрү, башкорт һәм башка халыкларның гаилә, халык педагогикасы кыйммәтләрен яңару, гаиләләрне ныгытуга булышу, ана булуның, хатын-кызның көндәлек һәм иҗтимагый-сәяси хезмәтен тану[3].

Номинацияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хатын-кыз — ана» — күп балалы хатын кыз өчен
  • «Хатын-кыз — лидер» — төрле оешма-предприятиеләрне җитәкләгән, тормышның башка өлкәләрендә әйдәүче булган хатын-кыз өчен
  • «Хатын-кыз — галим» — фән белән шөгыльләнгән хатын-кызлар өчен
  • «Хатын-кыз — педагог» — мәгариф өлкәсендә югары уңышларга ирешкәннәр өчен
  • «Хатын-кыз — бизнес-леди» — эшкуар хатын-кызлар өчен
  • «Хатын-кыз — оста» — үз эшенең остасы булган хатын-кызлар өчен
  • «Хатын-кыз — ел өлгесе» — конкурс игълан иҗелгән елда ниндидер тармакта эшчәнлеге белән үрнәк булган хатын-кыз
  • «Олы яшьтәге җәмгыятьче» — олы яшьтә булуына карамастан, җәмгыять эшендә актив катнашкан хатын-кызлар өчен
  • «Яшь җәмгыять эшмәкәре» — яшь җәмәгатьче хатын-кызлар өчен
  • «Мәдәнияттә хатын-кыз» — мәдәният өлкәсендә уңыш казанган хатын-кыз[4].

«Хатын-кыз — милләт анасы» медале[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмгыять тормышында иң актив катнашучы хатын-кызлар Рабига Кушаева исемендәге «Хатын-кыз — милләт анасы» медале белән бүләкләнгән. Бүгенгә 100-дән артык гүзәл зат бүләкләнгән.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]