Хидэо Кодзима
Хидэо Кодзима | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | яп. 小島秀夫 |
Туган | 24 август 1963[1] (59 яшь) Сетагая, Токио, Япония |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | проектировщик компьютерных игр, информатика өлкәсендә белгеч, продюсер компьютерных игр, сценаричы, язучы, геймдизайнер |
Эш бирүче | Kojima Productions[d] |
![]() | |
Хидэо Кодзима (яп. 小島 秀夫, 1963 елның 24 августы, Токио, Япония) — япон геймдизайнеры, сценарист һәм продюсер. Metal Gear уеннар сериясен булдыручы буларак билгеле. Kojima Productions компаниясенә нигез салучы.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хидэо Кодзима 1963 елның 24 августында Токиода туган[2][3]. Аңа дүрт яшь булганда, аның гаиләсе Осакага күченә. Хидэоның әтисе Икенче бөтендөнья сугышы һәм Токио бомбардировкасы кичергән. Кодзима сүзләренә караганда, аның балачак истәлекләре үлем белән бәйле була: ул чак кына елгада батып үлми, котырган эт аңа һөҗүм иткән, аны чак кына поезд бәрдермәгән[4]. Хидэога 13 яшь булганда әтисе вафат була.
Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1986 елда Кодзима Konami компаниясенә MSX өй компьютеры өчен проектлар белән шөгыльләнүче бүлекчәгә дизайнер вазыйфасына кабул ителә[5]. Penguin Adventure — Кодзиманың эшләнмәләр җитәкчесе ассистенты сыйфатында эшләгән беренче уены. Lost Warld — Кодзима эшләгән беренче проект, Konami тарафыннан гамәлдән чыгарылган. Беренче чыгарылган проекты — MSX 2 стандартлы компьютерлар өчен Metal Gear уены.
1988 елда Кодзима Snatcher, киберпанк элементлары белән маҗаралы видео уен булдыруда катнаша. Тәнкыйтькә карамастан, проект шактый уңышлы була.
2005 елның 1 апрелендә Кодзима командасы Kojima Production үз студиясен ала. Студия ун ел эчендә Konami бүлекчәсе сыйфатында, төрле платформалар өчен Metal Gear уеннары сериясен чыгара: Metal Gear Solid 3: Subsistence, Metal Gear Acid 2, Metal Gear Solid: Digital Graphic Novel, Metal Gear Solid: Portable Ops, Lunar Knights, Metal Gear Solid: Peace Walker, Metal Gear Rising: Revengeance, Metal Gear Solid: Snake Eater 3D.
Бер вакытта Konami белән уен дизайнеры арасында конфликт килеп чыга. 2015 елның 15 декабрендә Кодзима Konami дан китә, ә Kojima Productions таркала[6]. 16 декабрьдә, Кодзима Sony Computer Entertainment компаниясе вәкилләре белән берлектә Kojima Productions бәйсез студия буларак яңадан торгызу һәм PlayStation 4 уен приставкасы өчен яңа уен эшләү нияте турында игълан итә[7]. Death Stranding исеме астында уен E3 2016 күргәзмәсендә алдан игълан ителә[8].
Бүләкләр һәм танылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Newsweek Кодзиманы 2002 елның иң яхшы 10 кешесе исемлегенә керткән[9][10]. 2008 елда Next-Gen журналы аны «Hot 100 Developers 2008» исемлегендә җиденче урынга урнаштырган[11].
Ике тапкыр Гиннесс рекордлар китабына кертелә (2008, 2019)[12].
Россиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Metal Gear Solid V: The Phantom Pain уены чыкканнан соң «Кодзима — гений» һәм «A X BY HIDEO KOJIMA» фразалары мемга әверелә[13]. Шуннан соң Хидэо үзенең Инстаграмында, ул аңламаган рус телле шәрехләрнең күп булуына зарлана[14].
2019 елның октябрендә Death Stranding уенын чыгаруга багышланган промо кампаниясе кысаларында Россиядә була. Визит барышында «Игромир-2019» күргәзмәсендә була[15].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Store norske leksikon — 1978. — ISSN 2464-1480
- ↑ IGN: Hideo Kojima Biography. әлеге чыганактан 2007-11-16 архивланды. 2008-03-12 тикшерелгән.
- ↑ Parkin, Simon. Hideo Kojima: video game drop-out – interview part 1. The Guardian. әлеге чыганактан 2014-02-03 архивланды. 2014-01-31 тикшерелгән.
- ↑ Hideo Kojima Versus the Big Robots (mis) // EDGE Magazine. — № 136. — С. 69—74.
- ↑ ICONS: Hideo Kojima — Metal Gear Solid. әлеге чыганактан 2017-07-09 архивланды. 2008-03-13 тикшерелгән.
- ↑ Michael McWhertor (2015-12-15). Report: Hideo Kojima has officially left Konami, forming new studio (en). Polygon. 2017-02-24 тикшерелгән.
- ↑ Hideo Kojima confirms departure from Konami, forms new studio and partnership with Sony. Vox Media. 2015-12-16 тикшерелгән.
- ↑ Chloi Rad (2016-06-13). E3 2016: Hideo Kojima Announces Death Stranding. 2015-02-24 тикшерелгән.
- ↑ Mr. Kojima, Konami Videogame Designer Was Selected One of Ten "Who's Next?" of NEWSWEEK (January 22, 2002). әлеге чыганактан April 12, 2008 архивланды. March 31, 2008 тикшерелгән.
- ↑ Newsweek Names the Men and Women of 2002: 10 to Watch (December 23, 2001). әлеге чыганактан 2008-05-09 архивланды. March 13, 2008 тикшерелгән.
- ↑ The Next-Gen Hot 100 Developers 2008 (February 19, 2008). әлеге чыганактан May 9, 2008 архивланды. March 25, 2008 тикшерелгән.
- ↑ Георгий Киракосян (2019-11-11). Хидео Кодзима снова попал в «Книгу рекордов Гиннеса». Игромания. 2019-11-11 тикшерелгән.
- ↑ Россияне атаковали японского дизайнера и объявили его гением. Lenta.ru (31 января 2018). 2019-10-05 тикшерелгән.
- ↑ "Кодзима - гений". Разработчик видеоигр удивлен вниманием к нему русских в Instagram. ТАСС (2019-10-04). 2019-10-11 тикшерелгән.
- ↑ Ольга Семеникина (2019-10-06). Миккельсен с Кодзимой, Эндрю Скотт, клип Lumen по Бэтмену. Comic Con Russia и «Игромир» 2019. День 3. Канобу. 2019-10-11 тикшерелгән.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Вулф, Терри. Кодзима — гений. История разработчика, перевернувшего индустрию видеоигр. — Москва : Эксмо, Бомбора, 2019. — 600 с. — ISBN 978-5-04-100285-5.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- kojimaproductions.jp — Хидэо Кодзиманың рәсми сайты
- Рәсми блог(яп.)