Хәнифә Зиннәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәнифә Зиннәтуллина latin yazuında])
Хәнифә Зиннәтуллина
Туган 10 декабрь 1911(1911-12-10) (112 яшь)
Нократ губернасы, Россия империясе
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]
Эш урыны: Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Зиннәтуллина Хәнифә Шәкүр кызы (10 декабрь 1911 ел ― ?) — галим-әдәбиятчы. Филология фәннәре кандидаты (1954), доцент (1956).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәнифә Шәкүр кызы Зиннәтуллина 1911 елның 10 декабрендә Нократ губернасы Сарапул өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Бәркләт авылында туган.

Урта мәктәп тәмамлаганнан соң, 1928-1932 елларда Башкорт АССРы Бөре кантон Җитембәк авылында, аннары Туймазы районы районы мәктәпләрендә укыта.

1937 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында белем ала. 1937 елдан шушы ук инстутта (1957 елдан Башкорт дәүләт университеты) эшли:

  • 1937-1951 елларда — ассистент;
  • 1951-1954 елларда — өлкән укытучы;
  • 1954-1960 елларда — башкорт, татар телләре һәм әдәбиятләре кафедрасының мөдире;
  • 1960 елдан — башкорт әдәбияты кафедрасының мөдире[1].

1944-1947 елларда үзе эшләгән институт каршындагы аспирантурада, ә 1953-1954 елларда Мәскәүдә Максим Горьковское исемендәге дөнья әдәбияты аспирантурасында укый. 1954 елда «Башкорт прозасының үсү юллары» темасына диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. 1956 елда доцент исемен ала.

1965 елда Уфа шәһәр советына депутат итеп сайлана.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елдан урта мәктәпләр өчен башкорт теле һәм әдәбияты буенча программалар һәм дәреслекләр төзүдә катнаша. Алар арасында «Башкорт теле» (IV сыйныф өчен; 22 тапкыр басма), «Туган тел» (I сыйныф өчен; 20 тапкыр басма), «Әдәбият» (IX сыйныф өчен, Ә. Чанышев белән бергә; 1950, 1952, 1953), «Башкорт әдәбияты» (IX сыйныф өчен; 1959, 1960, 1962, 1964), «Башкорт әдәбияты» (IX сыйныф өчен, Ә. И. Харисов белән бергәләп; 1966), «Башкорт әдәбияты буенча хрестоматия» (IX сыйныф өчен; 1949, 1951, 1954, 1957, 1960, 1962), «Башкорт әдәбияты буенча хрестоматия» (IX сыйныф өчен; 1966) һәм авторлар коллективы нигезендә «Башкорт әдәбияты» (IX сыйныф өчен; 1960, 1962) һәм башкалар бар[1].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зиннәтуллина Х., Чанышев Ә. Әдәбият. Урта мәктәпнең IX классы өчен дәреслек. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1953. — 302 бит.
  • Зиннәтуллина Х. Башкорт әдәбияты. Урта мәктәпнең IX классы өчен дәреслек. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1959. — 152 бит.
  • Зиннәтуллина Х. Башкорт әдәбияты. Урта мәктәпнең IX классы өчен дәреслек. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1961. — 156 бит.
  • Зиннәтуллина Х., Харисов Ә. Башкорт әдәбияты. Урта мәктәпнең IX классы өчен дәреслек. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1966. — 302 бит.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Тимерғәлина Р. Х. Хәнифә Зиннәтуллина // Башҡортостан яҙыусылары. Библиографик белешмә / К. Ә. Әхмәтйәнов редакцияһында. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1968. — С. 183—185. — 500 с.