Хөррият (газета, 1917)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөррият (газета, 1917) latin yazuında])
Хөррият
حریت
Tөр

иҗтимагый-сәяси, икътисади, әдәби газета


Нәшер итүче

«Заравшан» ширкәте

Мөхәрир

Гаптерәүф Фитрәт

Нигезләнгән

1917

Сәяси тараф

милли-либерал газета

Тел

татар теле, үзбәк теле,

Публикацияләр туктату

30.04.1918

Төп офис

Сәмәрканд

Бу Сәмәрканд газетасы турында мәкалә, Казан газетасы турында моннан укыгыз

«Хөррият» (حریت) — иҗтимагый-сәяси гәҗит. Сәмәрканд шәһәрендә 1917 елның 16 апреленнән 1918 елның 30 апреленә кадәр «Сәмәрканд җәдидләр оешмасы» тарафыннан татар һәм үзбәк телләрендә нәшер ителгән. Газета әдәби, икътисади-сәяси юнәлештә, атнага 2 тапкыр чыккан. Барлыгы 87 саны дөнья күргән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елның 16 апреленнән Сәмәрканд шәһәрендә татар һәм үзбәк телләрендә нәшер ителә, барлыгы 87 саны чыга. «Хөррият» газетасы ― зур күләмле, күп тиражлы, һәр саны дүртәр биттән торган иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм әдәби газета була. 1917―1918 елларда әлеге басма Төркестан краенда, шул исәптән Ташкентта, Сәмәркандта һәм башка зур шәһәрләрдә сәяси процессларны яктыртуның төп чыганакларыннан берсе була.

Газетаның беренче нашире ― «Заравшан ширкәте», аннары ― Мөхәммәд Урумбаев. Газета «Б. А. Газаров типографиясе»ндә чыгарылган. «Сәмәрканд җәдидләре оешмасы» тарафыннан гамәлгә куелган «Заравшан» ширкәте китапханәсенең бөтен кереме әлеге газетаны чыгаруга тотылган.

Мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газетаның мөхәррирләре ― Кәбиршаһ Мансуров (Акобир Шомансуров), Гаптерәүф Фитрәт(рус.) (1885―1938), Хаҗи-Мөгыйн Шакруллаев (Шукрулло), Мардонкул Шомухаммедов. 1917 елда Г. Фитрәт «Хөррият» газетасының баш мөхәррире булгач, төбәктә әдәбият һәм мәгариф үсешендә зур эз калдырган мәгърифәтче, мөфти Мәхмүдхуҗа Беһбудины(рус.) газетада хезмәттәшлек итәргә чакыра. «Хөррият»тә Мәхмүтхуҗа Беһбуди («Бохара вакыйгалары», «Иттифак кирәк» һ. б.), Габдерәүф Фитрәт («Йорт кайгысы», «Мөселманнар, гафләттә калмагыз» һ. б.), Хаҗи Мөгыйн («Шураи исламия һәм сайлаулар», «Ярдәм кирәк»), Сәетриза Ализадә, Сәйдәхмәд Сиддыйки, Хуканбай Габдехалик улы һ. б. мәкаләләр белән даими катнашалар.

«Хөррият» газетасы Казанда нәшер ителүче «Корылтай», «Безнең тавыш» газеталары белән тыгыз элемтәдә торган. Үз сәхифәләрендә әлеге басмалардан татар милли хәрәкәтенә кагылышлы материалларын күчереп бастырып килгән[1].

Ябылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 30 апрелендә, 87 саны дөнья күргәч, совет органнары (Милли эшләр комиссарлыгы) тарафыннан чыгудан туктатылган. Аның базасында большевиклар идеологиясенә туры килә торган газета (1918―1921 елларда «Хезмәтчәннәр тавышы», Ярлылар тавышы») чыгарыла.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елда «Хөррият» («Hurriyat») исеме белән Ташкентта (Алишер Навои урамы, 30) мөстәкыйль үзбәкчә газета чыгарыла башлаган[2].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 169-170нче бит
  2. «Хөррият» (1996) газетасының рәсми сайты(үзб.)