Безнең тавыш (гәҗит)
Безнең тавыш | |
Tөр |
иҗтимагый-сәяси хәрби газета |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы | |
Баш мөхәрир | |
Нигезләнгән |
1917 |
Сәяси тараф |
милли-либерал газета |
Тел | |
Публикацияләр туктату |
26.02.1918 |
Төп офис | |
Тиражы |
~ 8000 |
«Безнең тавыш»[1] — иҗтимагый-сәяси гәҗит. Бөтенрусия мөселманнарының вакытлы хәрби шурасы, аннары Бөтенрусия мөселман хәрби шурасы органы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1917 елның 29 маеннан 1918 елның 26 февраленә кадәр атнага ике тапкыр Казан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 88 саны чыга. Беренче мөхәррире — Газиз (Габделгазиз) Монасыйпов (1888—1922).
Ябылу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1918 елның 26 февралендә, 88 саныннан соң Казанда Мәркәзи Хәрби Шураның нашир әфкяре булган «Безнең тавыш» газетасы яшәүдән туктатыла. Әлеге газета 1917 елның 29 маенда чыга башлаган һәм Россиядә татар телендә ул чорда нәшер ителүче хәрби газеталар арасында иң күп тиражлысы һәм иң күренеклесенә әверелгән. Бу хакта фронтлардан килгән күп санлы солдат хатлары сөйли. Вакыты-вакыты белән көнлек тиражы 8000 данәгә җиткәләгән. «Безнең тавыш» газетасы сәхифәләрендә дөнья күргән кайбер материаллар башка газеталарда да күчереп бастырылган. Газета үзенең төп игътибарын мөселман-татарларның фронттагы һәм тылдагы хәл-әхвәлен яктыртуга, милли хәрби берләшмәләр төзүгә багышлый һәм милли үзбилгеләнеш мәсьәләләрен күтәрүгә юнәлткән[2].
1918 елның 23 февралендә Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариаты рәисенең урынбасары Галимҗан Ибраһимов «Чулпан» газетасында «Җиңелделәр» дигән мәкалә бастыра, анда, бу басманың эшчәнлеген бәяләп, түбәндәгеләрне яза:
«Хәрби Шура, аның ике газетасы[3] Совет властен сүгүдән башка нәрсә тапмадылар. Бу рәсми газеталарны укыганда Дутов, Калинин һәм Корнилов исе әллә каян аңкып тора».
Казанда чыгып килгән «Корылтай» газетасының 1918 елның 4 апрель санында «Инде ни булачак?» баш мәкаләсендә (газетаның мәсьул мөхәррире Мәхмүд-Фуат Туктаров имзасы белән) түбәндәге сүзләр язылган:
«Совет комиссарлары татарлар арасында Корнилов, Каледин, Дутовларны эзләделәр һәм таптылар»
Мөхәрррирләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Газета мөхәррирләре һәм редколлегия әгъзалары булып төрле вакытта Габделгазиз Монасыйпов, Габдулла Сәйманов, Хәлил Әбүлханов, Габдулла Мозаффаров, Гобәйдулла Дәүләтшин һәм Садрый Вәлидов (Җәлал) эшләгән.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татар энциклопедиясе. Безнен тавыш. (Безнең тавыш – Наш голос).
- ↑ Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит
- ↑ Хәрби Шура чыгарган ике газетаның тагын берсе ― «Известия Всероссийского Мусульманского Военного Шуро»