Цзүй Вэньцзүнь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Цзүй Вэньцзүнь latin yazuında])
Цзүй Вэньцзүнь
Туган телдә исем кыт. 居文君
Туган 31 гыйнвар 1991(1991-01-31) (33 яшь)
Шаңхай, Кытай
Ватандашлыгы  Кытай
Һөнәре шаһматчы

 Цзүй Вэньцзүнь Викиҗыентыкта

Цзүй Вэньцзүнь (кыт. 居文君, пиньинь Jū Wénjūn; 1991 елның 31 гыйнвары, Кытай, Шанхай) — Кытай шахматчысы, гроссмейстер (2014). Команда дөнья чемпионаты (2009, 2011) һәм Бөтендөнья шахмат Олимпиадасы (2016, 2018) җиңүчесе. Хатын-кызлар арасында унҗиденче дөнья чемпионы (2018 елның 18 маеннан). 2018 елның 23 ноябрендә Цзүй Вэньцзүнь нокаутта титулын яклаган беренче дөнья хатын-кыз-чемпионы булган[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цзүй Вэньцзүнь балачактан олылар белән уйнарга күргән, еш кына планета балалар беренчелекләрен санга сукмаган. 13 яшендә Кытай шахматчысы хатын кызлар арасында Азия чемпионатында икенче урынны яулаган, аннары милли чемпионатта җиңү яулаган һәм иң югары дәрәҗәдәге турнирларда катнашучы булган.

Кытай җыелма командасы составында 6 Олимпиадада (2008—2018) һәм 3 команда дөнья чемпионатында (2009—2013) катнашучы.

2012 елда Ханты-Мансийскта дөнья чемпионатында Вэньцзүнь ярымфиналга кадәр барып җиткән, анда булачак чемпион Анна Ушенинадан җиңелгән.

2017 елның 29 декабрендә Цзүй Вэньцзүнь Согуд Гарәбстанында узган тиз шахмат буенча дөнья чемпионатында җиңүче булган.

2018 елның маенда Цзүй Вэньцзүнь 5,5 — 4,5 исәбе белән Тань Чжунъины җиңеп, классик шахмат буенча дөнья хатын-кыз-чемпионы булган.

2018 елның 23 ноябрендә Цзүй Вэньцзүнь тай-брейкта Екатерина Лагноны җиңеп, дөнья чемпионатында җиңү яулаган.

2020 елның 24 гыйнварында Александра Горячкинаны җиңеп, чемпион титулын саклап калган. Матч барышында һәр шахматчы өчәр партиядә җиңү яулаган. Нәтиҗәдә, матч тай-брейк стадиясенә күчкән. Ахыргы исәп: 6(2,5) — 6(1,5) Кытай шахматчысы файдасына.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]