Чистай төрмәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чистай төрмәсе latin yazuında])
Чистай төрмәсе
Нигезләү

5 октябрь 1857

Чистай төрмәсе (элеккеге УЭ 148/Т-4) — Чистайдагы (Татарстан) төрмә, Россиядә иң борынгы пенитенциар биналарның берсе.

2006 елдан (зур реконструкциядән соң) тутыру лимиты 522 кеше белән 5 нче региональ тикшерү изоляторы буларак эшли[1]. Бу — Татарстанда иң заманча изолятор, ул заманча сак чаралары белән җиһазландырылган[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрмә 1855—1857 елларда төзелгән. Башта 350 тоткынны тоту өчен билгеләнгән. Шулай ук Ырынбур һәм Уралга этапланган хөкем ителүчеләр өчен күчмә төрмә буларак файдаланылган. Төп контингент — хөкем итү вакыты сөргенгә кадәр җитмәгән җинаятьчеләр[2].

Ватандашлар сугышы вакытында төрмә «кызыллар» һәм «аклар» тарафыннан актив кулланыла. 1918 елда «аклар» чех язучысы һәм комиссар Ярослав Гашекны кулга ала; берничә атнадан ул үзен башка кеше буларак биреп, төрмәдән чыга ала[2].

1920 һәм 1930 елларда Чистай «исправдом»ы тикшерү изоляторы буларак файдаланыла.

Бөек Ватан сугышы вакытында төрмәдә тоткыннарның саны бер мең ярымнан ике меңгә кадәр арткан, шул исәптән Идел буе немецлары һәм дезертирлар хисабына. Тоткыннарның күп булуы массакүләм авыруларга һәм үлемнәргә китергән: 1941 елның ноябреннән 1943 елның мартына кадәр генә 1023 кеше авырудан һәм ачлыктан үлә[2]. Сугыш тәмамлануга ук төрмә махсус билгеләнештәге психиатрия хастаханәсе буларак үзгәртелә.

1953 елда төрмә кырыс һәм махсус режимлы төрмә буларак торгызыла. Тоткыннарның күпчелеген Украина милләтчеләре, шул исәптән Украина милләтчеләре оешмасы контрразведкасы башлыгы Роман Шухевичның әтисе, әнисе һәм сеңлесе булган.

1960 елдан башлап, төп контингентны «махсус режим»га хөкем ителгән җинаятьчеләр тәшкил итә.

1970 еллар башында төрмә тагын бер кат үзгәртеп корыла: «махсус режим» категориясе «көчәйтелгән режим» (элек хөкем ителмәгән, беренче тапкыр авыр җинаятьләр кылган гражданнар өчен) буларак үзгәртелә. Хөкем ителгәннәрне яңадан тәрбияләү өчен төрмәдә җитештерүне интенсив рәвештә үстерә башлыйлар. Төрмәдә мәктәп һәм ПТУ, шулай ук яңа торак корпус, казан һәм гаражлар барлыкка килә[2].

Танылган тоткыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чистай төрмәсендә «советка каршы чыгышлар» өчен 1970 еллар азагыннан һәм 1991 елга кадәр кулга алынганнар урнашкан. Танылган тоткыннар арасында:

  • Марченко Анатолий Тихонович — диссидент, 1986 елда Чистайда вафат була.
  • Огурцов Игорь Вячеславович — ВСХСОНга нигез салучы.
  • Щаранский Натан Борисович — соңыннан Израильнең эчке эшләр министры.
  • Мейланов Вазиф Сираҗетдин улы — совет диссиденты, язучы.
  • Сендеров Валерий Анатольевич — совет диссиденты, математик.
  • Смирнов Алексей Олегович — совет диссиденты, хокук яклаучы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ИЗ-16/5. УФСИН России по Республике Татарстан. әлеге чыганактан 2020-02-16 архивланды. 2021-12-19 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Чистопольский СИЗО. tyurma.com. әлеге чыганактан 2019-12-02 архивланды. 2021-12-19 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]