Шамил Солтанов (1974)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Солтанов (1974) latin yazuında])
Шамил Солтанов
Туган 30 август 1974(1974-08-30) (49 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Уфа
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер УДНТУ
Һөнәре тау инженеры-геолог

Бу Уфа геологы турында мәкалә, Мәскәү тарихчысы турында моннан укыгыз.

Шамил Солтанов, Шамил Хәниф улы Солтанов (1974 елның 30 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― тау инженеры―геолог, техник фәннәр докторы (2010), доцент, Башкортстан Фәннәр академиясе профессоры (2016) һәм президиум әгъзасы, «Углеводородларны чыгару, нефтехимик эшкәртү һәм транспортлау» фәнни советы гыйльми секретаре. Фән һәм техника өлкәсендә Башкортстан Республикасы Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (2003). [1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елның 30 августында Уфада туган. Уфа дәүләт нефть техника университетын тәмамлаган (1996). 2000 елда «Геолого-технологические условия применения микробиологических методов увеличения нефтеотдачи на примере месторождений северо-запада Башкортостана» темасына кандидатлык, 2009 елда «Геотехнологические основы регулирования разработки нефтяных месторождений с трудноизвлекаемыми запасами» темасына докторлык (фәнни консультанты техник фәннәр докторы, профессор Вадим Евгеньевич Андреев[2]) диссертацияләре яклаган.[3]

1999 елдан Уфа дәүләт нефть техника университетында (УДНТУ) эшли: Геология һәм нефть һәм газ ятмаларын разведкалау (Геология) кафедрасында укытучы (1999―2002), доцент (2002―2013), профессор (2014 елдан), кафедра мөдире урынбасары. [4] УДНТУ технологияләр трансферы инновацион фәнни-белем бирү үзәге җитәкчесе (2011―2016); Башкортстан Фәннәр академиясенең (БР ФА) Нефть бирүне арттыру ысулларын куллануның геологик-технологик нигезләмәсе лабораториясе фәнни хезмәткәре (1996―2003), БР ФА нефть химиясе механикасы үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре (2004―2009), БР ФА нефть-газ технологияләре һәм яңа материаллар институты лабораториясе мөдире (2009―2015), БР стратегик тикшеренүләр институтының нефть-газ технологияләре һәм яңа материаллар үзәгенең нефть-газ чыгару процессын модельләштерү лабораториясе мөдире (2016 елдан).

2015 елдан Уфа дәүләт нефть техника университеты каршындагы диссертация советының гыйльми секретаре. УДНТУның Гыйльми советы һәм «Нефть һәм газ геологиясе» белгечлеге буенча ДАК әгъзасы.

Фәнни юнәлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефть-газ ятмаларын эшкәртүне геологик-технологик нигезләү, фаразлау һәм мониторинглау. Фәнни һәм педагогик эшчәнлеге югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә, фән, мәгариф һәм җитештерүне интеграцияләүгә юнәлдерелгән.

Нефть-газ һәм нефть промыселы геологиясе, нефть запасларын җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруның эксперименталь һәм теоретик нигезләмәсе өлкәсендә белгеч. 140тан артык фәнни басма авторы. Бастырылган хезмәтләре Башкортстан, Татарстан, Пермь крае һәм Көнбатыш Себер нефть ятмаларын эшкәртү үзенчәлекләренә багышланган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]