Шейх Хасина Вазед

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шейх Хасина Вазед latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
бенг. শেখ হাসিনা
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Flag of Pakistan.svg Пакьстан
Flag of Bangladesh.svg Баңладеш
Туу датасы 28 сентябрь 1947(1947-09-28)[1][2][3] (73 яшь)
Туу урыны Тонгипара[d], Гопалгандж[d], Дакка[d], Доминион Пакистан[d]
Ата Муджибур Рахман[d]
Ана Шейх Фазилутаннеса Муджиб[d]
Кардәш Sheikh Kamal[d], Sheikh Russel[d], Sheikh Rehana[d] һәм Sheikh Jamal[d]
Ире яки хатыны М. А. Вазед Миах[d]
Балалар Саджиб Вазед[d] һәм Сайма Вазед[d]
Туган тел бәңгәл теле
Һөнәр төре сәясәтче
Башкарган вазыйфа премьер-министр Бангладеш[d], премьер-министр Бангладеш[d], Member of the 10th Jatiya Sangsad[d][4][5], Member of the 9th Jatiya Sangsad[d], лидер оппозиции Бангладеш[d], лидер оппозиции Бангладеш[d] һәм лидер оппозиции Бангладеш[d]
Әлма-матер Колледж для девочек «Эдем»[d]
Сәяси фирка әгъзасы Авами лиг[d]
Имза
Бүләкләр
Шаблон автора на Викискладе Sheikh Hasina
Commons-logo.svg Шейх Хасина Вазед Викиҗыентыкта

Шейх Хасина́ Вазен (28 сентябрь 1947 ел) — дәүләт эшмәкәре. 1996-2001 елларда Бангладешның премьер-министры, 2009 елдан — «Авами Лиг» фиркасе җитәкчесе.

Гомер юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фаридпур округында туган. 19711975 елларда азат Бангладеш башлыгы, «милләт атасы» дип йөртелгән Шейх Муджибур Рахман кызы. 1969 елда Даккадагы стунеб болганышларында катнаша. 1971 елда Бангладешның бәйсезлеге өчен сугышта баскын Пакъстан армиясе тарафыннан кулга алына. 1975 елның 15 августында атасы һәм гаилә әгъзаларыннан 20 кеше фетнәчеләр тарафыннан үтерелә. Бар гаиләдән сеңлесе һәм үзе генә торып кала, чөнки бу вакытта алар Бангладешта булмый. 1981 елда чит илдә көе аны Авами Лиг фиркасе җитәкчесе итеп сайлыйлар. Шул елда ук Бангладешка кайта. Ил башлыгы Эршад Хөсәен Мөхәммәт режимына каршы чыга. 1991 елда Эршад хакимияттән киткәннән соң идарә итүнең демократик системасын тергезү Парламентка сайлау барышында аның фиркасе Бангладеш милли партиясыннан җиңелә. 1990 нчы еллардан хакимлек өчен көрәш бу ике фирка арасында бара.

Премьер-министр (1996-200)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елның мартында Шейх Хасина чираттагы сайлауларга бойкот белдерә һәм Бангладеш милли фиркасе рәисе Халед Зиа яңадан сайлау игълан итәргә мәҗбүр була. Хасина анда җиңеп чыга. Ул эшләгән чорда Һиндостан белән мөнәсәбәтләр яхшыра, Ганг елгасын бүлешү буенча килешү төзелә. Ул эшләгән чорда икътисади үсеш әкренәя, әйе, берничә тапкыр илдә су басуы зур зыян китерә. 1999 елда Бангладеш милли фиркасе ил буенча сәяси стачка оештыра, Шейх Хасина хакимияттән мөддәтен тутырмый китүдән баш тарта.

Оппозицияда эшмәкәрлеге (2001-2008)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елгы сайлау бик катлаулы шартларда үтә, терактларда йөздән артык кеше һәлак була. Бик түбән күрсәткечләр белән җиңелгәч, Шейх Хасина БМны фальсификацияләүдә гаепли, әммә хакимияттән китә. 2004 елда чыгыш ясаган вакытында аңа һөҗүм итәләр, нәтиҗәдә 19 кеше һәлак була, үзе яралана. БМП теракт оештыруда гаепләүләрне кире кага. 2007 елгы сайлау алдыннан хәрбиләр тарафыннан гадәттән тыш хәл игълан ителә, Хасина Вазед кулга алына, ләкин 2008 елның июнендә АКШка чыгып китә ала.

Хакимияткә кайту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елның ноябрендә Хасина Вазен иленә кайта. Шул елны 29 декабрдә парламентка сайлауда катнаша. «Авами Лиг» күпчелек тавыш җыеп җиңеп чыга һәм ил хөкүметен төзи. 2009 елның 6 гыйнвардан Хасина илнең премьер-министры булып эшли.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. FemBio: Банк інформації про видатних жінок, Frauendatenbank, Банк данных о выдающихся женщинах
  2. Брокгауз энциклопедиясе
  3. Munzinger Personen
  4. http://www.parliament.gov.bd/index.php/en/mps/members-of-parliament/current-mp-s/list-of-10th-parliament-members-english
  5. http://www.parliament.gov.bd/index.php/bn/mps-bangla/members-of-parliament-bangla/current-mps-bangla/2014-03-23-11-44-22
  6. http://web.randolphcollege.edu/buck/award.asp
  7. https://web.archive.org/web/20150215213359/http://www.visva-bharati.ac.in/at_a_glance/desikot.htm
  8. Русия халыклар дуслыгы университеты — 1960.